Барлык яңалыклар

Кемдер яу яланында сугыша, кемдер чәч –каш ясата...

    Артист халкы интернетны нәрсә ашаганы , кая барганы, кайсы җирен нәрсә эшләткәне турындагы видеолары белән тутыра. Шундыйларны карагач, Крыловның “по улицам слона водили , как видно, напоказ” дигән юллары искә төште дә каләм алып язарга утырдым. Сез дә җиләдегезме алардан?

Кемдер яу яланында сугыша, кемдер чәч –каш ясата...
Кемдер яу яланында сугыша, кемдер чәч –каш ясата...

Карашлар дип әйтимме, кешеләрнең үзен үзе тотышы  диимме    бик тиз үзгәрә, җәмәгать. Әле кайчан гына, пластик операция ясаткан дигән хәбәр таралгач, рус эстрадасы йолдызлары,  “юк, мин үзем  һаман да шулай яшь һәм чибәр” дип, чатакарма торалар иде.  Ә хәзер мода үзгәрде, бу бигрәк тә милли эстада йолдызларына кагыла. Чиратлашып күкрәкләрен зурайтулары, пластик операция ясатулары  хакында сөйли башладылар. Әнә бит әле күптән түгел  барлык мәгълүмат чараларының социаль челтәрләре шундый чибәр, карап туймаслык җырчының пластик операция ясатуын хәбәр итте. Интернетка керсәң, кая карама  шул хәбәр тулган иде.

Хатын-кызлар гына түгел, егетләребез дә  матурлана башлады бит хәзер.  Артистлар мин үзем шундый мату-у-ур инде ул дип йөрисе урынга, кайсы җирләренә өстәткәннәре, кайдан алып ташлатканнары турында, чиратлашып, бик тәмләп - тәмләп сөйлиләр – күрсәтәләр. Түләүле хастаханәләрнең түләүле палаталарыннан  бу җиремне тарттырдым, теге җиремне күтәрттердем дип, репортажлар ясыйлар. Ягъни мәсәлән, шәхси тормышларын күргәзмәгә чыгаралар. Карагыз, күрегез, минем  мондый процедуралар эшләтү хәлемнән килә дип күрсәтергә телиләрме инде шунда.Менә шушы “жизнь напоказ”модасында берсеннән –берсе уздырырга тырышалар кебек тоела.

Юк,  мин моңа каршымын дип әйтмим,   андый хокукуым да юк.  Үз тәннәре бит, теләсә нәрсә эшләтсеннәр. Шәхсән минем үземә кабартсалар да , кисеп ташласалар да барыбер. Акчалары күп булгач, үзләре карасыннар. Бары тик    бу турыда бөтен галәмгә  кычкыру кирәкме соң  дип сорыйм гына. Тәрбия – әдәп- дин ягыннан әйтеп тормыйм, табигыйлыкка ни җитә дип, акыл да сатмыйм.  Тирә ягыгызга да  күз салгалап алырга онытмагыз, халык мәш килеп булдыра алганча солдатларыбызга матди ярдәм, күңел җылысы өләшкәндә, сезләрнең ясалма матурлануы турында дөнья шаулатуы урынсыз дип кенә искәртәм. 

Сугыш чорында, имеш, бер хатын, уйлап- нитеп тормый, иренә  

“Одеал ябынасыңмы,

 юрган  ябынасыңмы,

Мамык юрганың эчендә

мине сагынасыңмы ?

дип җыр юллары язып салган. Шуннан соң килгән җавап хатында  ире:

“Одеал да юк монда ,

 Юрганнар да юк монда,

 Баш очында туплар шартлый –

Синең кайгың юк монда”-, дип язган, диләр.

Дөнья шундый киеренке хәлдә булганда  аларның матурлануына  кагылышлы яңалыклардан   да мөһимрәкләре бар  бит. Кешеләрнең ачуын китерәбез дип уйламыйлар микәнни?

          Гүзәл гаянова.

 Фото: https://fb.ru/post/psychology

Автор:Гүзәл Гаянова
Читайте нас: