Эстраданың ике яшь һәм сәләтле җырчылары Ильмира Нәгыймова белән Гөлназ Асаева, бергә җыр яздырып, тамашачы хөкеменә тәкъдим итте. Яңа дуэт “Сез хаклы” җырын башкарды.
Җырчыларга сүз әйтүче булмады, әмма җырның сүзләренә бәйләнеп маташты халык, дип яза Интертат. Алай да тәнкыйтьләүчеләргә караганда хуплаучылар шактый күп булган. Ильмира Нәгыймова белән Гөлназ Асаева бу хәлгә үзләре дә аптыраган.
“Дуслар, бик зур рәхмәт сезгә! Бик күп реакцияләр килә, яхшы комментарийлар язасыз. Күңелгә шулхәтле җылы”, – ди Гөлназ Асаева социаль челтәрдәге сәхифәләрендә урнаштырган видеоязмада.
“Сез безне, безнең җырны шулай җылы кабул итәрсез дип күз алдына китермәдек. Киресенчә, “ашарсыз” дип уйлаган идек, шундый ният белән дә яздырган идек. Рәхмәт сезгә, җырыбызны кабул иткән өчен”, – ди Ильмира Нәгыймова.
Ә сез аларның җырына нинди бәя бирерсез?