Сәгыйдулла Байегет сәхнә белән хушлаша...

Ул социаль челтәрләрендә пост язган. 

Артистның социаль челтәреннән.Артистның социаль челтәреннән.
Фото:Артистның социаль челтәреннән.

Ватс апптагы авыл чатында  Башкорт дәүләт академия драма театры актёры, Башкортстанның халык артисты Сәгыйдулла  Байегетнең  концертына билетлар тәкъдим итеп яздылар. Икенче берсе  өлгереп калыгыз, бу аның соңгы концертлары дип тә өстәде.

Моңа ышанмыйрак тордым бераз, аннары Сәгыйдулла Байегетнең “ВКонтакте”дагы сәхифәсенә күз салдым.

Бүген ул: “Шулайрак хәлләр, дуслар. Җыр сәнгатендә олы бер нокта  куймакчымын. Дер селкетеп юбилеемны үткәрергә дә, башка шәхсән концертларымны эшләмәсмен ахры, чөнки... Һәр нәрсәнең үз вакыты бар...” – дигән пост куйган.

Пост астында комментарийлар тезелеп киткән.

 “Әйе, һәр нәрсәнең үз вакыты. Яшьлек гөрләп үткән үткән, үкенече юк. Инде дин юлында өлге булырсыз, яшьлектәге иҗатыгыз кебек”,

“Сәгыйдулла агай, яңа җырлар чыгарып торыгыз, тамашачыларны онытмагыз!”,

“Амин, динне өстен куюыгыз куандыра!!!!!!!”,

“МәшАлла, кыен булса да, ниятегез яхшы”,

“ПРИДЕТСЯ ОСТАТЬСЯ!!!”,

“САГИДУЛЛА БЕЗ СЕЗНЕ БЕРКАЯ ДА ҖИБӘРМИБЕЗ!!!”,

“Гастрольләр белән йөрибез дигән илегез дә инде. Ишембайда көтәбез!!!” - дигән артистның подписчиклары. 

Моңа кадәр 19 февральдә Сәгыйдулла Байегет, төрле еллардагы  (балачактан алып бүгенге көнгә кадәр төшкән) фотосурәтләреннән видео ясап, “Еллар, уйлар...” дигән җыр куйган. Ул постында артист  “Йыр сәңғәте менән хушлашаһы килмәй шулайҙа...” дип язган. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас