Кичә БР мәдәният министры Әминә Шафикованың иҗат кичәсе үтте. Ул үзенең 50 яшьлек юбилее уңаеннан сольный концертын куйды.
Аншлаг булып узган юбилей кичәсендә Әминә Шәфикованы билгеле шәхесләр ихлас котлап, кайнар сәламнәрен җиткерделәр: Русиянең мәдәният министры Ольга Любимова, Русиянең халык артисты, иң талантлы пианистларның берсе Денис Мацуев, Мәскәү консерваториясе ректоры Александр Соколов, безнең күренекле якташларыбыз, РФнең атказанган, БРның халык артисты Илдар Абдразаков һәм РФнең һәм БРның халык артисты Владимир Овчинников һәм башкалар да зур хөрмәтен күрсәтте.
"Сез тормышыгызны тулысынча диярлек мәдәнияткә һәм сәнгатькә багышлагансыз. Музыкант, профессор, министр... Бу зур исемнәрнең һәрберсенә сез лаеклы һәм һәркайсына җаваплы карайсыз. Иҗаттагы югары казанышлар, педагогик эшчәнлек һәм мәдәнияте өлкәсенең төп югары белем бирү учреждениесе белән уңышлы җитәкчелек итү һәм Башкортстан Республикасы мәдәният министры вазифасындагы уңышлы эшләү - зур хөрмәткә лаек", - диде видеосәлам җиткергәндә Русия мәдәният министры Ольга Любимова.
Иҗат кичәсенең рәсми өлеше кысаларында БР Башлыгы хакимияте җитәкчесе урынбасары Искәндәр Рауф улы Әхмәтвәлиев Әминә Шәфиковага БР Башлыгы указы белән бирелгән «Башкортстан Республикасының халык артисты» дигән мактаулы исем тапшырды.