Барлык яңалыклар

Ринат Рахматуллинның колониядән чыгуын көтәләр

"Брат, көтәбез сине!" - дип язган аның фанатлары. 

100biografiy.ru
Фото:100biografiy.ru

Ринат Рахматуллинның колония-поселениедән чыгар вакыты да җитеп килә. Җырчы 6 айга ирегеннән мәхрүм ителгән  иде. Ул исерек килеш автомобиль йөртү һәм кызы Ландыш исеменә теркәлгән «Лексус» машинасында юл-транспорт һәлакәте китереп чыгаруда гаепләнде.

Колониядә Ринат Рахматуллинның интернетта утыруы һәм социаль челтәрләрен алып бару мөмкинлеге юк. Алай да, якыннары булса кирәк, аның «ВКонтакте»дагы төркеменә сирәк кенә булса да постлар куйгалыйлар. Бу юлы төркемдә җырчының «Рәхмәт, әни» һәм «Үткәннәрдән хатлар» дигән җырлары пәйда булды.

Ринат Рахматуллинның күпсанлы тамашачысы, әлбәттә, түземсезлек белән аның кире сәхнәгә кайтуын көтә һәм бу хәлләрдән соң җырчы акылга килер дип өметләнә.

«Кайтуыңны көтәбез»; «Бу хәлләрдән соң акылга утырыр һәм төзәлү юлына басар дип өметләнәм. Ул бит җырларын искиткеч итеп башкара»; «Исән-имин генә була күр»; «Брат, көтәбез сине», – кебек комментарийлар калдыралар алар.

Ринат Рахматуллин җәза срогын Мамадыш (Дегетле) колония-поселениесендә үти. 

Чыганак: "Интертат". 

 

Читайте нас: