Барлык яңалыклар

Асаф Вәлиев мәхәббәте турында сөйләгән

Гашыйк булыгыз, яратыгыз! - дип киңәш бирә җырчы. 

"Татар-информ" архивы
Фото:"Татар-информ" архивы

Җырчы Асаф Вәлиев "Иптәшләр Татарлар" Телеграм-каналына үзенең гашыйк булган чаклары турында сөйләгән, мәхәббәт турындагы кызыклы фикерләре белән дә бүлешкән.

«Беренче мәхәббәтем мәктәптә, 6-7 сыйныфларда укыганда булды. Минем арттагы партада утыра иде ул кыз. Мин шуңа гашыйк булдым. Ул үзе дә сизде инде аны. Кайбер вакытта диктант язганда, мәсәлән, ярдәм дә иткәләдем, ялгышларын төзәткәләп.

Күбрәк ул уйда булды инде. «Платоник мәхәббәт» дип әйтәләр бит әле, ягъни хыялда гашыйк булу.

Аннан соң да гашыйк булулар шактый булды. Студент вакытта да, эшли башлагач та. Гашыйк булганнан соң, ниндидер илһам килә. Син яхшырак эшли башлыйсың, синең тонусың күтәрелә. Син яхшырак шәхес булырга омтыласың һәм гашыйк булган кешең алдында үзеңнең булганлыгыңны күрсәтергә телисең. Шуңа күрә гашыйк булулар күп булды. Ерактан ярату да булды, белгертмичә. Эшли башлагач та кайбер кызларны читтән яратып йөргән булды.

Гашыйк булганнан соң, кешене, булмаган сыйфатларын уйлап табып, бик өскә күтәрәсең. Аны илаһи шәхес итеп күрә башлыйсың. Бу – бик үк дөрес түгел. Ләкин гашыйк булу организмга авыру кебек килеп керә һәм авыру кебек үк чыгып та китә. Кайвакыт, хәтта, танышкач та. Башта син аңа гашыйк буласың, очрашып йөри башлагач, нәрсәдер үзгәрә башлый. Ул да шундый ук гади кеше икән, безнең кебек икән, дигән уйлар килә. Әкренләп суына да башлыйсың, мәхәббәт бетеп китә. Аннан соң икенчесе килеп чыга.

Безнең иҗат кешеләре өчен гашыйк булу – бик яхшы нәрсә. Беренчедән, бөтен кеше дә ярата белми, дигән сүзләр дә йөри. Гашыйк булу һәм кешене ярату – үзе бер талант. Ул эштә дәртләндерә. Хатыны булса да, матур хатын-кызны күргә, ир кеше гашыйк булырга тиеш. Монда бит начар нәрсә уйларга ярамый. Кырыйдан булса да ярату кирәк. Ул сине иҗатта ничектер алга, уңышларга чакырып, дәртләндереп тора. Илһам алып торырга кирәк безгә, яхшы итеп иҗат итү өчен. Шуңа күрә, кызлар, егетләр, ирләр, хатын-кызлар, гашыйк булыгыз, яратыгыз! Тормышта шулай яшәсәгез, уңышларга тизрәк ирешерсез!» – дигән ул.

Җырчы яздырган видеоны монда карап була. 

Читайте нас: