Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәйбәковның чәче хәзер маңгаеннан ук куе булачак. Пеләшләнгән җиренә чәч күчереп утырту операциясе ясаткан.
– Башымның пеләшләнгән җиренә чәч күчереп утырттылар. Төрек табиблары үзләре мине эзләп тапты. Иртәнге сәгать тугызларга барган идем. Уколлар кадаганчы ярты сәгатьләп вакыт үткәндер. Ял итә-итә эшләделәр. Баш артыннан 4 000 чәч төбе алып, алгы якка күчерделәр. Бу процедура җиде сәгатькә сузылды. Эшләтеп кайткач, башым авыртып торды, шешенеп тә китте. Табиб язып биргән даруларны эчтем. Чәчләр утырткан җире ачык, ә менә чәч тамыры алган җирне марля белән урап куйдылар. Иртәгә аны җылы су белән җебетеп кенә аласы. Чәчләрне 7 көн рәттән шампунь белән юып торырга куштылар. Шунысы кызык, күчереп утырткан чәч беркайчан да коелмый дип әйттеләр. Аллаһыга тапшырдык! – дигән җырчы.
Артист халкына матурлану, кимчелекләрне төзәтү