Барлык яңалыклар

Элвин Грейның музее ачылган

Музей Башкортстанда  урнашкандыр, дип уйласагыз, ялгышасыз. 

Элвин Грейның Телеграм-каналыннан.
Фото:Элвин Грейның Телеграм-каналыннан.

Иҗат юлының 20 еллыгы уңаеннан, җырчы Элвин Грейның музее ачылган. Ул Чаллы шәһәрендә урнашкан.

«Чаллыда минем музеем үз ишекләрен ачты, анда минем барлык сәхнә костюмнарым, төрле истәлекле бүләкләрем саклана, шулай ук тавыш яздыру студиясе дә бар.

Сез еш кына: «Концертларда бирелгән бүләкләрегезне кайда куясыз?» – дип сорыйсыз. Без аларны саклап, җыеп бардык һәм хәзер алар үз йортын тапты. Алар барысы да безнең музейны бизиячәк. Бу еллар дәвамында бик күп бүләкләр җыелды, аларның һәрберсе минем өчен бик кадерле», – дип яза җырчы.

Элвин Грейның музее шәһәр читендәге бер ял итү зонасында ачылган.

Бер сорау гына уйга сала: 34 яшьлек Радик Юльякшин 14 яшендә үк зур сәхнәгә чыкты микәнни?

Музей хакындагы видеоны "Интертат" сайтында карый аласыз. 

Читайте нас: