Барлык яңалыклар

Бүген Уфага җырчы Алсу килә

Әтисе Рәлиф Сафинны бик мөһим чарага чакырганнар. 

Бүген Уфага җырчы Алсу килә
Бүген Уфага җырчы Алсу килә

Җырчы Алсу Сафина бүген әтисе белән Уфага килә.

Уфа дәүләт нефть университеты 75 еллык юбилей тантанасын үткәрә. "Лукойл"ның беренче вице-президенты, җырчы Алсуның әтисе Рәлиф Сафин әлеге уку йортын тәмамлаган булган, ул анда дәрәҗәле кунак булып кайтачак. Һәм, әлбәттә, якташыбыз үзе генә түгел, Алсу белән киләчәк.

Чара бүген, 15 мартта, 16.00 сәгатьтә УДНТУның "Яшьләр" сараенда узачак. Университетта хәбәр итүләренчә, Рәлиф Рәфил улы 2023 ел ахырында узган УДНТУның юбилей чараларында катнаша алмаган, әмма ул күп еллар дәвамында югары уку йорты белән элемтәне өзми.

Әйткәндәй, Сафин югары уку йортының мактаулы чыгарылыш студенты. Тантаналы чарадан соң, бәйрәм концерты булачак. Концерт программасында Русия Федерациясенең атказанган артисты, Башкортостан Республикасының һәм Татарстан Республикасының халык артисты Алсу Рәлиф кызы Сафина катнашачак.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: