Барлык яңалыклар

Әлфинә Әзһәмова 40 яшендә ничек артист булып китүен сөйләгән

Аңа бер кеше: “Увольняйся, я тебя сделаю звездой” - дигән.

Әлфинә Әзһәмова 40 яшендә ничек артист булып китүен сөйләгән
Әлфинә Әзһәмова 40 яшендә ничек артист булып китүен сөйләгән

Татар эстрадасында берничә феномен бар. Аларның берсе – Әлфинә Әзһәмова. Кабатланмас образы белән сәнгать дөньясына кинәт килеп керде һәм үзенең моңлы тавышы белән күпләрнең күңелен әсир итте. 40 яшенә җиткәндә аның ничек артист булып китүен белә идегезме?

2000нче елларда Әлфинә Әзһәмова заманча җырлар тыңларга, аудиокассеталар җыярга яраткан. Бервакыт ул популяр җырлар авторы Мөдәррис Газетдиновның җыентыгын сатып ала. 


– Авылга кайтканда шуны әйләндерәбез дә куябыз, әйләндерәбез дә куябыз машинада ... Аның “Төнге урам” җырын үзе башкаруында беренче тапкыр ишеттем. Композиторны табып, шалтыраттым, бу җырны миңа бирүен сорадым. Мин ул вакытта әле танылган Әлфинә Әзһәмова түгел идем, шулай да теләп бирде. Илдус Низамов бер кичтә аранжировка ясады. Өйдә бер атна репетиция ясадым да, студиягә барып яздырдым, – дип искә ала җырчы.

Беренче иҗат җимешен, танышлары киңәше буенча, “Күңел” радиосына илтеп бирә. Күп тә үтми, базарларда пират кассеталары чыга башлый. Җырны халык тыңлый, әмма ике ел дәвамында кем башкарганын беркем дә белми. Базарда кассета сатучы егет Казанга барып, продюсерларга Чаллыда шундый җырчы бар дигән. 


– Бервакыт миңа “Барс-Медиа” компаниясенең продюсерлары Радик Артемьев һәм Фәрит Таишев шалтыратып яңа җырлар яздырырга чакырдылар. Шактый гына уйлап йөрдем әле. Мине күргәнче яшь кыз килә дип уйлаганнардыр инде, 40 яшьлек булуыма, бәлки, аптырап та караганнардыр, шулай да танышкан көнне үк продюсер шаккаткыч тәкъдим ясады. Заводта эшләвемне белгәч, ул “Увольняйся, я тебя сделаю звездой” диде. Һәм сүзендә торды. Аудиокассеталарым, миллионлаган дискларым чыкты. Уйламаган җирдән “Төнге урам” җыры мине популяр итте, дип уртаклашкан Әзһәмова.

Чыганак: Шәһри Чаллы

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: