Барлык яңалыклар

78 яшьлек Евгений Петросян икенче тапкыр әти булган

Аның 35 яшьлек хатыны Татьяна Брухунова тагын бер бала бүләк иткән.

78 яшьлек Евгений Петросян икенче тапкыр әти булган
78 яшьлек Евгений Петросян икенче тапкыр әти булган

Юмор остасы Евгений Петросян һәм Татьяна Брухунова кызларының тууы турында хәбәр иткәннәр. Алар социаль челтәрләрдә ике бала тотып төшкән гаилә фотосын урнаштырган.

Бу аларның икенче уртак балалары, моннан тыш "яшь" гаилә  Ваган исемле ул да үстерә. Бу шатлыклы хәбәр белән пар малайның туган көнендә — 13 мартта, аңа дүрт яшь тулган көнне уртаклашканнар.

Шушы көннәрдә хатынның 35 яшьлек юбилее да икән. "Минем бәхетле 35ем һәм Ваганның 4 яше!" дип язган социаль челтәрләрдә эстрада артисты һәм телевидение алып баручысының хатыны.

Фотолардан күренгәнчә, сабый инде берничә айлык. Кызчыкның кайчан дөньяга килүе һәм аңа кем дип кушулары турында бәхетле әни әлегә бүлешергә теләмәгән.

Евгений Петросян һәм аның ярдәмчесе (һәм бер үк вакытта концерт директоры) Татьяна Брухунова 2019 елда өйләнешкәннәр. Хатыны үзеннән 44 яшькә яшьрәк. 2020 елның 13 мартында Дубайда аларның уллары туган. Юморист малайга, әтисе Ваган Межлумович хөрмәтенә, Ваган дип кушкан.

Бу Петросянның бишенче никахы. Шулай ук аның беренче хатыныннан Викторина (1968 елгы) исемле кызы бар иде, ул бәләкәй чагында авариядә һәлак булган. Калган никахларында, шулай ук эстрада артисты Елена Степаненко белән, Петросянның балалары булмаган.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: