Башкортстанның атказанган артисты Рәдиф Зарипов Татарстан башкаласында фатир сатып алган.
Җырчы бу шатлыгы белән социаль челтәрләрдә тамашачылары белән уртаклашкан.
- Фатир алдым, әйе. Без ике республика арасында йөрибез бит инде. Барлык артистлар да бүгенге заманда шулай эшли. Студент елларым Казанда үтте – мин Салават Фәтхетдинов классында укыдым. Анда туганнарым һәм ижатташ дусларым бик күп. Казанда эшем бар, банкет-туйларга еш чакыралар. Шуңа күрә фатир алырга кирәк дип күптәннән хыялланып йөри идем, ниһаять, менә тормышка ашты, – дигән ул.
Тамашачылары фатирны Казанның кайсы җиреннән һәм нинди бәягә сатып алуы турында да кызыксынганнар.
– "Салават күпере" торак комплексында 6 миллион сумга ике бүлмәле фатир. Штаб-фатир кебек була инде ул. Хәзер “Казанда да, Уфада да яшиячәкбез , – дигән Рәдиф.