Барлык яңалыклар

Алмаз һәм Зөлфирә Мирзаяновлар тамашачы алдында гафу үтенә

vk.com/almazulfira
Фото:vk.com/almazulfira

Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар март аенда һәм апрель башында булачак концертларын көзгә күчерә. Алмаз Мирзаянов графиктагы үзгәрешләрнең сәбәбен болай дип аңлаткан:

Кызганычка, сәламәтлек белән бәйле җитди сәбәпләр аркасында, март ае һәм апрель башында булырга тиешле Баулыда һәм Башкортстандагы концертларны көзгә күчерергә туры килә. Алынган билетлар үз көчендә калачак. Шулай ук кассаларда кире дә тапшыра аласыз. Уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез.

Төгәл сәбәпләрен белергә теләп кызык эзләүчеләр, юк-бар сораулар язмавыгызны үтенәбез. Догада булыйк. Рамазан ае мөбарәк булсын. Сәламәтләнеп, күрешергә насыйп булсын. Графикны шушы арада куярбыз.

6 апрель Екатеринбург һәм 15 апрельдән соң булган концертлар үз көчендә калыр дип өметләнәбез, – дигән ул.  

Чыганак: "Интертат". 

Читайте нас: