Барлык яңалыклар

Сәхнәдән тамашачы өстенә сикергән

Нинди мода инде бу? 

Сәхнәдән тамашачы өстенә сикергән
Сәхнәдән тамашачы өстенә сикергән

Чаллыдагы бер банкетта чыгыш ясаганда, Илнат Фәрхуллин сәхнәдән тамашачысы өстенә сикергән. Аны бер төркем ир-ат тотып кала һәм кулларында күтәреп йөртә. «Истәлекле мизгелне» хатын-кызлар видеога төшерә. «Менә шундый хәлләр дә була. Чаллыда мине җибәрергә теләмәделәр, кулларында күтәреп йөрттеләр», – дигән ул.

Илнатның иң популяр «Күбәләк» җырын искә алып: «Күбәләк очты», «Күбәләк» дип җырлап кына калмады, оча да башлады. Канаты сына күрмәсен», – дип язучылар да, шаяртып: «Иң мөһиме – вакытында тотып калганнар. Бузова кебек идәнгә килеп төшмәде»,«Нигә тоттыгыз инде аны, кызыграк була иде бит», – ише комментарийлар калдыручылар да бар видео янында.

«Юләр», «Инде нәрсә кыланырга белмиләр»,«Кыланмыйча гына җырлап булмыймы икән? Җырчының урыны сәхнәдә бит», – дип тәнкыйтьләүчеләр дә аз түгел.

Нәкъ шундый ук «трюкны» бер концерты вакытында Марат Яруллин да күрсәткән иде.

Тамашачылар өстенә сикергән вакытта төшерелгән видеосы.

Сәхнәдән тамашачы өстенә сикергән
Сәхнәдән тамашачы өстенә сикергән
Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: