Барлык яңалыклар

Ришат Төхвәтуллинның Уфада сәер фанаты бар...

Уфада концерт алдыннан җырчы төркеме гримеркаларының астын-өскә китергәннәр.

Ришат Төхвәтуллинның социаль челтәрләреннән.
Фото:Ришат Төхвәтуллинның социаль челтәрләреннән.

Кичә  Уфадагы соңгы концерты алдыннан җырчы Ришат Төхвәтуллин төркеменең гримеркасына билгесез кешеләр кереп, бөтен әйберләренең астын-өскә китереп чыгып киткәннәр, дип язган идек. 

«Интертат» басмасы, әлеге вакыйганың нәрсә белән төгәлләнгәнен ачыклау нияте белән, Ришат Төхвәтуллинның администраторы Илгиз Бәдретдиновка шалтыраткан. 

«Әйе, Уфаның Яшьләр мәдәният сараенда менә шундый күңелсез хәл булды. Гримеркага килгән идек, монда Алиянең микрофоны чехолын, тагын кайбер әйберләрен урлаганнар. Ришат сторисларына куйды инде нәрсәләргә зыян салганнарын. Күлмәкләрне ботарлап ташлаганнар, тоналка белән буяганнар. Көзгеләргә тоналка белән «череп» ясап куйганнар.

Бу хәлнең кайчан, ничек булганын да белмибез. Гримеркалар бикләнә дә инде, югыйсә.

Монда полиция чакыртып та булмый. Артык кыйммәтле әйберләргә тимәгәннәр бит. Мерчны, дисклар, китаплар, чехолларны гына алып чыгып киткәннәр. Бөтен җиргә энәләр кадап куйганнар. Ниндидер сәер хәлләр. Кемнәр икәнен күзәтү камералары аша үзебез табарбыз, дип уйлап торабыз. Әлегә карарга өлгермәдек, чөнки, бернигә карамастан, концертыбыз бара», – ди ул.

Ришатның Уфада бер сәер фанаты булуын искә алып, «бу фанатлар эше булырга мөмкинме?» дип сорагач, Илгиз:

Фанатлар алай эшли алмас иде. Ә инде теге фанатына килгәндә, ул хатын кичә концертта бар иде. Әмма аны оештыручылар куып чыгарганнар. Ул була алмый. Нәрсә әйтергә дә белмибез, моңа кадәр мондый хәл белән очрашканыбыз юк иде, – диде ул.

Бу хакта тулырак сылтама аша укый аласыз. 

 

Читайте нас: