Барлык яңалыклар

Ришат Төхвәтуллин төркеме гримеркасының астын-өскә китергәннәр (ВИДЕО)

Бу хәл Уфада булган. 

Социаль челтәрдән.
Фото:Социаль челтәрдән.

Ришат Төхвәтуллин төркеменең гримеркаларын актарып, әйберләренең астын-өскә китереп, ишек кырыйларына энәләр кадап чыгып киткәннәр.

Иң күңелсезе – кайбер әйберләрне, мәсәлән Алиянең алкаларын, косметика, күлмәкләрне урлап алып чыгып киткәннәр. Музыкаль инструментлар да билгесез кешеләр игътибарыннан читтә калмаган – аларны ватканнар.

Ришат социаль челтәрләрдә: «Әле ашап утырганда: «Киемнәрегезне карагыз әле. Киемнәр актарылган, гримеркаларда киемнәргә ниндидер тоналкалар сиптерелгән», - дип шалтыраттылар. Без ашыгыч рәвештә киттек гримеркага», – дип язган иде. Соңыннан ул бу вакыйганың нәтиҗәләрен үзенең сторисларында да күрсәтте.

«Дуслар, безнең белән бик тә күңелсез хәл килеп чыкты. Без булмаганда, кемдер гримеркаларга кереп йөргән. Менә бу безнең Алия белән икебезнең гримерка… Энә кадап киткәннәр.

Коточкыч дуслар, өстәлләрдә яртылаш кына су булган шешәләр калдырганнар, ишек янына энәләр кадаганнар, ниндидер пакетларга салып прәннекләр калдырганнар, бөтен әйберне бушатканнар.

Администраторның да шәхси әйберләре югалган. Безнең лейблның админ футболкасын урлаганнар. Көзгеләргә ниндидер билгеләр, йөзләр ясап киткәннәр. Бөтен җирдә булганнар… Шундый нык күңелебез төште», – дип сөйләгән ул.

Җырчының фанатлары Ришатка йөкле хатынын кайгыртырга, саграк булырга кушып, комментарийлар калдыралар.

Җырчы яздырган видеоны сылтама аша карап була. 

Читайте нас: