Барлык яңалыклар

"Һәр кешенең үз бәхете"

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы Резедә Сәләхова бәхетне бер калыпка салып булмый дигән фикердә.

"Һәр кешенең үз бәхете"
"Һәр кешенең үз бәхете"

"Бар кешенең дә бәхете бер үк калыпларга салынырга тиеш түгел. Кияүгә чыкмаган кызларга кияү телиләр. Бәлки ул кешенең кияүгә чыгасы да килмидер. Бәлки кемгәдер бәхет - ул ир генәдер, баласыз. Ә кемгәдер, киресенчә, бала гына. Мин традицион гаилә яклы. Шуңа мин гаиләбезнең ишәюен телим. Гомумән, хатын-кызны нәрсә бәхетле итсә, шул бәхет килсен аңа.  Кияүгә чыгарга тели икән, Аллаһы тәгалә яхшы ир бирсен. Ничә еллар буе бәби таба алмый азаплана икән, аңа Аллаһы тәгалә ана булу бәхете бирсен. Карьера буенча үсеп китәсе килә кән, Аллаһы тәгалә бирсен аңа шундый мөмкинлек. Кешенең хыяллары тормышка ашсын да ул бәхетле булсын. Ә иң мөһиме шул бәхетен тоеп, аңлап яшәсен иде. Кеше бик бәхетле булырга, әмма шуны аңламаска мөмкин. Шуңа күрә һәр кешегә бәхетле булырга һәм үзенең бәхетле икәнен аңларга язсын дип телим", - ди актриса. 

"Һәр кешенең үз бәхете"
"Һәр кешенең үз бәхете"
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: