Барлык яңалыклар

Марат Галимов: «Нормаль җырлар җырлагыз әле»

"Татар-информ" архивы
Фото:"Татар-информ" архивы

«Казан егетләре» төркеменең элеккеге солисты Марат Галимов социаль челтәрдәге сәхифәсендә җырчыларга ниндирәк җырлар сайларга икәнен киңәш иткән видео куйган.

«Исәнмесез, хөрмәтле дуслар! Чәч тузган, әмма сүз ул хакта түгел, ә җырчылар турында булачак. Кызганычка, безнең җырчылар бик гадигә күчте. Тексты да юк, сүзләрнең мәгънәсе дә юк. Син мине яраттың да ташладың… Хөрмәтле артистлар, нормальный җырлар җырлагыз әле», – ди ул, шаян җырын тәкъдим итеп.

«Аңлата алганмындыр инде, зинһар үпкәләмәгез», – ди, ул ишарәләп тә, биеп тә аңлатырга тырышканнан соң.

Җырчы яздырган шаян  видео бик кызыклы килеп чыккан. 

Читайте нас: