Барлык яңалыклар

Радик Динәхмәтов: "Алгы сызыкка барасым килә..."

Җырчы СВОдагы хәлләре белән уртаклаша. 

Радик Динәхмәтовның шәхси архивыннан.
Фото:Радик Динәхмәтовның шәхси архивыннан.

Татарстанның “Интертат” электрон басмасы хәбәрчесе бүгенге көндә СВОда хезмәт иткән Башкортстанның атказанган артисты Радик Динәхмәтов белән элемтәгә чыккан.  Бу хактагы язманың өзеген тәкъдим итәбез.

“Җырчы махсус операциягә үз теләге белән узган елның җәендә киткән иде.

Радик абый, һәрвакыттагыча, бик сөенеп, яңалыклары белән уртаклашты.

Гел элемтәдә булуыгызга рәхмәт, кызлар. Дөресен генә әйткәндә, биредә теләсә нинди шалтырату яки смс алу бик сөендерә. Ә инде Татарстаннан сәламнәр алу – аеруча куанычлы.

Соңгы берничә елда мине, ихтирам белән, “ТМТВ“ телеканалы үзләренең шундый шәп концертларына чакырып тордылар. Андагы егетләр дә: “Радик абый, кайткач та нинди проектлар әзерләргә уйлыйсыз, ярдәм итәрбез“, – дип шалтыратып торалар. Менә шундый сүзләр күңелгә үтеп керә, рәхәт, җылы булып китә.

Күптән түгел генә Чаллыда яшәүче иҗатташ дустым Равил Галиев үзенең юбилеен үткәрде. Аны котлап, видеоязма җибәргән идем. Минем “Әле дә син бар әле дөньяда“ җырына бөтен зал кушылып җырлаган. Шул мизгелләрнең видеосын күреп, күңел тулды.

Шулай ук күптәнге дустым Нурзадә белән аралашып торабыз. Ул инде гел гастрольләрдә, гел чаба. Тырышмасаң, шулай йөреп тормасаң булмый, молодец ул. 

"Без Кызыл Лиман юнәлешендә"

Радик Динәхмәтов күрше полкларның Авдеевканы алганнарына шатлануын әйтте. “Ашыгыч ярдәм“ машинасы йөртүче булып хезмәт итүче җырчы махсус операция зонасында үзенең бурычлары турында да сөйләп китте.

– Без дә Кызыл Лиман юнәлешендә алга таба барабыз. Егетләр, тешләрен кысып, тырышалар. Биредә һәр хәрби кая килгәнен белә.

Мин “алгы сызыкта эшлим, аннан яралыларны чыгарам“ дип күкрәк сугып әйтә алмыйм. “Ашыгыч ярдәм“ машинасы белән аларны алгы сызыктан иң якын госпитальгә алып киләләр, шунда ук ярдәм күрсәтәләр. Кайбер очракларда башка госпитальләргә җибәрәләр. Минем бурычым бик гади – аларны шул башка госпитальләргә илтү. Яраланган егетләрне генә түгел, башка чирләрдән интегүче хәрбиләрне дә шулай төрле госпитальләргә йөртәбез. Кемнең теше сызлый, кемдә пневмония, кемдә ашказаны җәрәхәте...

Биредә өлкән яшьтәгеләр бик күп. Күптән түгел 57 яшьлек бер хезмәттәшебезне госпитальдән барып алдым. Яраланганнан соң дәваланып чыкты. Бу егет – штурмчы. “Син бит закон буенча, рапорт язып, кайтып та китә аласың инде“, – дим. “Әйе, мин, теләсәм, иртәгә үк кайтып китә алуымны беләм, ләкин үземнекеләрне ташламыйм“, – ди. Менә шундый егетләрне күреп, рух күтәрелә. Аларны күреп, үземнең дә мөмкинлегемнән, кулымнан килгәнчә ярдәм итәсем, файдалы буласым килә. Флейтада уйнап, җырлап, егетләрнең әниләренә видеолар яздырып җибәрәм, фотога төшәм. Берсенә дә “юк“ дип әйткәнем юк.

Үземнең алгы сызыкка барасым килә. “Анда да, бәлки, берәр ярдәмем тияр иде“, – дип сорап карадым, ләкин командирлар: “Радик – син санитар йөртүче. Син биредә кирәк. Үз бурычыңны үтә – машинаң төзек, җылы, һәрвакыт әзер булсын“, – дип, каршы чыктылар.

Гуманитар ярдәм гел килеп тора. Кайвакыт позициягә кадәр алып кайтырга машинабыз белән без дә ярдәм итәбез. Күптән түгел генә районыбыз башлыгы Риф Сәгъдәтуллович килеп китте, аннары алга таба Дүртөйле егетләре янына кузгалды. Ярдәмнәреннән берайчан да ташламыйлар, Аллаһның рәхмәтләре яусын аларга.

Янәшәбездә Татарстан егетләре бик күп. Алар үзләренең байраклары, шевроннары белән әллә каян күренеп торалар. Сезнең яктан да ярдәм күп килүен, теләктәшлекнең көчле икәнлеген беләм. Инде барыбызга бергә җиңү яулап кайтырга язсын иде“, – ди ул.

“Танышларыңны очрату күңелгә рух өсти, шундый күңелле булам“, – дип, Башкортстанның “БСТ“ телеканалы журналисты Рафыйк Әхмәтшин белән очрашканын да сөйләде.

Беркөнне бик кызыклы очрашу булды. Кич белән ашыгыч рәвештә штабка чакырдылар. Барсам, дежурда бер егет тора, йөзе таныш. “Син каян, мин сине беләм бит“, – дим. “Ноябрь аенда Республика башлыгы сезгә халык артисты исеме биргәч, мин сездән комментарий алдым. Мин – “БСТ“ телеканалы журналисты Рафыйк Әхмәтшин. Махсус операциягә 6 тапкыр барып кайттым, аннан йөрәгем түзмәде. Декабрьдә контракт төзеп, үзем дә хезмәткә китеп бардым“, – ди. Аның белән бик җылы аралаштык, фотоларга төштек. Биредә кешегә аз гына җылы сүз әйтсәң дә күңеле була. Рафыйкны өйдә гаиләсе, балалары көтә. Ә ул шундый җитди карар кабул иткән, бик булган егет”, – диде җырчы. 

Автор: Гөлназ Хәбибуллина. 

Язманың дәвамын,  шулай ук җырчы яздырган видеоны да сылтама аша кереп карый аласыз.

Читайте нас: