Йолдызлар тормышыннан
22 февраль 2024, 14:04

"Бөтен дөресен сөйләп китап язармын әле!"

“Бәләкәй чакта рәсем ясаудан да, җырлаудан да ояла идем. "Кыланчык" дияләр иде. Аннан "что-то пошло не так"...

"Бөтен дөресен сөйләп китап язармын әле!""Бөтен дөресен сөйләп китап язармын әле!"
"Бөтен дөресен сөйләп китап язармын әле!"

Талаантлы кеше бар яклап та талантлы буладыр инде ул. Илсөя Бәдретдинованың чираттагы  видеохәбәрен карагач, моңа тагын бер кат инанасың. Аңа үзенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы саклаган истәлекләр белән уртаклашты. Җырчы Илсөя 16 яшендә мендәр тышлары чигеп саткан. Искиткеч сурәтләр ясаган. Иҗади шәхес буларак иншаларына кадәр яфракка язган. «Кайда нинди буш урын бар, гел рәсем ясый идең», – дип әйтә ди укытучысы. Ә үзе: “Бәләкәй чакта рәсем ясаудан да, җырлаудан да ояла идем. «Кыланчык» дияләр иде. Аннан «что-то пошло не так». Әйтә тордылар. «Әйе, мин шундый», – дип, үземнекен эшли тордым.Әле тагын бии, шигырьләр яза, тхэквондо түгәрәгенә йөри идем.

«Тимур һәм аның командасы» оештырып, әби-бабайларга йөри идек. Кем – чикләвек, кем прәннек бирә. Бирмәсәләр, бүтән бармый идем”, - дигән.

Берәр кайчан китап язам, Аллаһы боерса. Бөтен дөресен сөйләп. Төрлесе булды, 1 генә көн булса да төрмәдә дә утырдым, тартып та карадым. Шашып яраттым! «Сикерәм» дип, яр буенда акырып елаган чакларым да булды. Фәрештә түгел! Ничек бар – шундый!» – дип язган җырчы.

"Бөтен дөресен сөйләп китап язармын әле!"
"Бөтен дөресен сөйләп китап язармын әле!"
"Бөтен дөресен сөйләп китап язармын әле!"
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас