Алсу һәм Азат Фазлыевлар соңгы арада сәхнәдә бергә еш күренми. Гастрольләрдә аеруча. Чаллыдагы концертын да Азат «сольник» дип игълан итте. “Алсуга ни булган?” дип борчылар башлады тамашачылар. Күптән түгел Алсу әлеге мәсьәләгә үзе ачыклык кертте.
«Гастрольләр белән йөргәндә балаларга безнең игътибар аз булды. Әлбәттә, безнең няня бар, әни дә караша. Ләкин бу гына аз.
Аяз бию белән шөгыльләнә. Аңа бию буенча партнерының әти-әнисе бару-кайтуда ярдәм итте. Ә менә Ильясыбыз, мәктәптәге түгәрәкләрдән тыш, беркая да йөрмәде. Без аның да җитдирәк юнәлеш сайлап шөгыльләнүен теләдек.Зифабыз да бакчадан тыш беркая йөри алмый. Мин дә балаларымның үскәнен күрми калам. Бизнесыма да зыян килә. Шул сәбәпле концертларга йөрми башладым әле.
Үзем өйдә булгач, Ильясны атнасына 4 тапкыр «Апуш» балалар театрына йөртәм. Ул анда вокал, бию, сәхнә теле осталыгына өйрәнә. Аңа анда бик ошый, теләп йөри. «Үскәч мин дә артист булам», – ди. Шулай ук ул мода мәктәбенә йөри. Сәхнәдә үзен тотарга, мода күрсәтергә өйрәнә, фотосессияләргә йөри. Төрле журналлар өчен төшә, балалар киемнәре рекламалый.
Мин хәзер үземне балаларга багышладым һәм балалар белән шөгыльләнә башладым. Мин өйдә торгач, балалар күзгә күренеп ачыла», – диде Алсу.
“Маладис”тан башка сүз юк үзенә!