Йолдызлар тормышыннан
17 февраль 2024, 16:15

Күкрәкләренә операция ясаткан

Ләйлә Галиева: "Күптән уйланып йөри идем, ничектер кыюлык җитмәде".

Күкрәкләренә операция ясатканКүкрәкләренә операция ясаткан
Күкрәкләренә операция ясаткан

Җырчы Ләйлә Галиеваның мәшәкатьле вакыты. Ул күкрәкләренә операция ясаткан, - дип яза "Шәһри Казан"

Безнең өчен бу хәбәрне ишетү шомлырак тоелса да, җырчы ханым, табиблар эшеннән үзе бик канәгать.

– Күптән уйланып йөри идем, ничектер кыюлык җитмәде. Тәвәккәлләгәч, бу хакта социаль челтәрләрдә сөйләргә дә кыймадым. Гаепләрләр, туйганчы чәйнәрләр дип уйладым, ялгышканмын. Миңа теләкләштек белдерүче, матур теләкләр җиткерүчеләр бик күп. Күп хатын-кыз бу операцияне ясата, тик берәү дә ул хакта кычкырып йөрми икән. Бала тапкан, имезгән хатынның гәүдәсе үзгәрә.

– Ләйлә, ирең Рөстәм нәрсә диде? Аны ничек ризалаштырдың соң?..

– Рөстәм башта ишетергә дә теләмәде. Хатын-кыз ирен җайлый белмиме инде? Җайладым, көйләдем, үзең кара дигән сүзне барыбер әйттердем.

– Әле бит акчасы да кирәк.

– Акчаны элек тә әйбәт эшләдек. Тик үзеңне ярата белү төшенчәсе генә миңа ят иде. Бер хакыйкатьне аңлый белү кирәк икән: хатын-кыз үзен яратырга өйрәнсә генә, аны тирә-юнендәгеләр дә ярата. Аның да үзе өчен зур акчалар тотып, матурланырга хакы бар! Барысы бергә 400 мең сумга төште. Сәхнәдә мин болай да матур, кысып, җыеп тора торган киемнәр киясең дә, кайсы җирең кимчелекле икәнен дә күрмиләр. Өйдә дә матур буласым килә минем, Аллаһыга мең шөкер, менә шуңа ирештем.

Хәзер ике ай ныгытып сакланырга кирәк. Күкрәкләрне өшетергә дә, самолетта очарга да, кояшта кызынырга да, диңгездә коенырга да, авыр күтәрергә дә, мунча керергә дә ярамый хәтта. Ләкин, бар җирең тәртипле булса үзеңә рәхәт бит. Аны кемдер өчен эшләмисең, үзеңә рәхәтлек биреп матурланасың!

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас