Йолдызлар тормышыннан
17 февраль 2024, 17:50

Фирдүс Тямаев: "Вакыт юк!" (ВИДЕО)

Җырчы нәрсәгә шулкадәр ачына?

Видеодан скриншот.Видеодан скриншот.
Фото: Видеодан скриншот.

Иртә белән ватсаптагы авыл чатына  Фирдүс Тямаевның концертында ачынып сөйләгән видеосы  килеп төште. Өч минуттан чак кына артыграк дәвам иткән бу видеоязмада  бар нәрсәне вакыт юклыкка сылтау турында сүз бара. 

«Биш кешенең дүртесендә чит ил машинасы бар. Хәтта сүзләр модага керде, сүзләр! Соңгы 20 елда бер сүз модага керде – «вакыт юк» дигән.

– Туганым, ник кунакка килмисең?

– Вакыт юк!

– Ник әти-әнинең хәлен белмисең?

– Вакыт юк!

– Ник якын дустыңа шалтыратмыйсың?

– Вакыт юк!

– Ник син бала белән уйнамыйсың?

– Вакыт юк!

Әле ярый кеше туа, әле ярый кеше үлә! Бәлки, шунда җыелышырбыз. Калганнары бөтенесе дә интернет аша, «просто» вакыт юк. Бәлки, мин генә аңлап бетермимдер. Заманасы шулдыр. Тик бу замана миңа ошамый, дуслар. Әйе, матур яшибез, матур киенәбез, бөтен нәрсә мода буенча. Тик менә монда буш (күкрәгенә кагып күрсәтә).

Безнең әти-әнигә карата хөрмәт юк, алар безне көйли, алар безнең тормышны карый. Без аларның көен көйләмибез. «Туганлык» дигән җеп өзелде. Әйдәгез, элеккеге Сабантуйларны искә төшерик әле. Туганнар кайта иде, учак ягып, бәрәңге пешереп, гармун тартып, кич утырып, җырлап-биеп, өйгә кайтып идәнгә тезелешеп ятып, иртән мунча ягып: нинди матур вакытлар бар иде. Хәзерге Сабантуйларны карагыз инде… Безне чакыралар да, без кычкырабыз, сикерәбез дә – шуның белән шул. Хәзер бөтен бәйрәм «на показуху». Хәзер беркем уенга чыкмый, ат чабышына бармый. Хәзер бетте андый нәрсә. Хәтта безнең уеннарда да «показуха» китте хәзер. Карарлык…, менә косасы килә, карап. Чын дустыңны әйтәсе дә юк. Байлар – байлар белән, хәерчеләр – хәерчеләр белән, алар күптән бүленде..." - дип җан ачысы белән үртәлә җырчы. 

 

Читайте нас