Барлык яңалыклар

Гөлүсә Шаһбан: Төп максатым Закирга яңа сулыш өрү иде

Гөлүсә Шаһбан үзенең "ВКонтакте" сәхифәсендә  пост урнаштырган.

"21 ел Закир Шаһбан белән!
Мәктәп елларыннан шигырь язсам да, чынлап торып Закир белән яши башлагач иҗат итә башладым мин.
Ә кайчан сәхнәгә мендем соң мин...
2015 елда "Кабатланмас безнең сөюләр" исемле җыентыгым 2000 тираж белән бастырылып, сатылып бетте хәм без аны кабат 2000 тираж белән бастырып чыгардык.
Минем өчен бу гади күренеш, һәм шулай булырга тиеш кебек иде.
Бик күп шигырьләр иҗат ителде. 2020 елда "Күңел эретерлек сүзләр бар" исемле җыентыгым 2000 тираж белән дөнья күрде. Анысы да тиздән кабат бастырып чыгаруны таләп итә.
Шушы 2020 елда мин беренче тапкыр сәхнәгә мендем. Бер-бер артлы Закир белән җырлар иҗат иттек. Сәхнәдә тамашачыларга шигырьләремне тагын да күбрәк тәгъдим итә башладым. Яшермим, хатын-кызлар гына түгел, ир атлар да тын да алмыйча минем шигырьләремне сәхнәдән йотлыгып тыңлый, китапларымны үзләрендә булдыра.Тамашачының шигъриятне аңлавы, аңа тартылуы миңа эшләргә зур этәргеч бирә.
2023 елда "Сиңа атап яздым” исеме астында өченче шигырьләр җыентыгы 2000 тираж белән басылып чыкты.
Минем сүзләргә иҗат ителгән җырларны башкаручы җырчыларны туплап зур шәһәрләрдә концертлар бирү теләгем яңа өченче китабым чыккач, барлыкка килде. Алар минем идеяме хуплаулары белән үземдә ышаныч тудырды. Казан шәһәрендә, республикабызның башка зур шәһәрләрендә уңышлы гына чыгышлар ясадык...


Мин үземнең яраткан эшем белән шөгыльләнәм. Яңа җырлар яздыру өстендә эшлибез. Бигрәк тә Закирны, аның талантын икенче яктан ачасы килә. Минем төп максатым да Закирга яңа сулыш өрү иде", - дип язган ул. 

Чыганак: https://vk.com/gilusa

Читайте нас: