Башкортстанның халык җырчысы Әнвәр Нургалиев 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан ул үзен котлаучыларның видеолары белән социаль челтәрдәге сәхифәсендә бүлеште. Алар арасында иң кызык видеоларның берсе – Айдар Галимов юбилярны котларга чыккан мизгел.
«Кайчандыр безгә дә 50 яшь булды. Безнен формат икенчерәк, кешечә иде. Без шимбәне сайлый идек, башта концерт куябыз, аннары гына өстәл артына утыра идек. Әнвәрнеке кешечә түгел, авантюрист. Ниндидер гастрольләр арасында юл уңаенда Уфага кайткан да, тиз генә безне җыярга булган. Пәнҗешәмбе, 1 февраль, көндезге сәгать 1дә. Бу – «утренник» инде. Гадәттә, бу вакытта балаларны «утренник»ка әзерлиләр. Рәхмәт, Әнвәр! Барысы да канәгать һәм бәхетле», – диде ул рәхәтләнеп көлгән кунакларның алкышларына күмелеп.
«Бер глава да булмый», – ди кисәтте Әнвәр. Әлбәттә, пәнҗешәмбе обедта нинди глава юбилееңа килсен. Кем генә булсаң да, уйлап карасаң. Ә без килдек менә. Брат, энем, хезмәттәшем, дустым дип әйтә алам.
«2017 елда, Әнвәр абый, сез 50 мең сум тора идегез», – диделәр. Ул вакытта мин аны «дустым» дип йөртми идем әле. Шул вакытта «мин күпме торганмын икән» дип уйлап куйдым. Мин бераз кыйммәтрәк торганмындыр. Хәзер, 2024 елда, Әнвәр кыйммәтрәк тора. Тормыш шулай итә ул», – дип шаярта Айдар Галимов.
Котлауның видеосы монда.