Йолдызлар тормышыннан
8 февраль 2024, 14:07

Илдар, ни булды сиңа?

Гүзәл Уразова: «Кичә кич кинәт кенә Илдарның хәле начарайды».

Илдар, ни булды сиңа?Илдар, ни булды сиңа?
Илдар, ни булды сиңа?

Гүзәл Уразова: «Кичә кич кинәт кенә Илдарның хәле начарайды».

 

Илдар Хәкимовның сәламәтлеге какшап китүе турында ишеткәнсездер.

Бу хәбәр килеп ирешкәч, йөрәкне курку алды. Илдар, якташ, ни булды, дип борчылу биләде. Гүзәл, акыллы хатын буларак, ире янында кизү тора, аны тәрбияли.

 “Ярты ставкага шәфкать туташы булып эшлим”, дип шаяртып язып чыкты. Ул шаяртырлык булгач, җиңел булып китте.  

- Кичә кич кинәт кенә Илдарның хәле начарайды, – дип язды Гүзәл Уразова социаль челтәрдә, иренең капельница астында ятуын күрсәтеп.

- Чире көчәеп китте, – дигән иде ул. – Илдар гайморит белән инде ничә ел җәфалана. Булдыра алганча тырышабыз.

Илдар үзе дә хатынына:

- Бүген уколны авырттырып куйдың. Ледокаин кушарга оныткансың. Түшәмгә хәтле сикерә яздым”, – дип шаярта.

Җырчылар шулай эшнең нәрсәдә булуын аңлатты һәм Илдар Хәкимовның өй шартларында ничек дәвалануын күрсәттеләр.

- Илдарга уколлар язганнар, әлегә дәвалауны дәвам итәбез. Мин хәзер ярты ставкага медсестра булып эшлим, – дип тә шаярта Гүзәл.

 Үтә торган булсын, Илдар. Тизрәк савыгырга язсын. Үз балаларыгызны тигез карап, сәхнәне бизәп, күркәм гомер итегез.  

 

Фото: ШК.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас