Йолдызлар тормышыннан
4 февраль 2024, 15:40

Туган көнең белән, "Тилем"!

"Какая разница ничә яшь?" – ди бүген туган көнен билгеләүче Илсөя Бәдретдинова. 

https://vk.com/id794811684?from=searchhttps://vk.com/id794811684?from=search
https://vk.com/id794811684?from=search

Бүген Илсөя Бәдретдинова 43нче яшен каршылый. Туган көне уңаеннан ул кыска гына видеоролик әзерләгән һәм: "Какая разница ничә яшь? Анализларым әйбәт. Туган көнең белән, тилем", – дип котлаган ул үз-үзен. 43 сиздермичә генә килеп җитте, дип тә искәрткән.

Илсөя Бәдретдинованы эстраданың бик күп артистлары да котлаган дип яза Интертат.

Аларның барысы да Илсөягә соклануын яза. Социаль челтәр аша изге теләкләрен Зөлфирә Шәйдуллина, Гөлназ Шәрипҗанова, Зинира–Ризат Рамазановлар, Алсу Фазлыева, Айгөл Бариева, Айдар Тимербаев, Марат Яруллин, Илнат Фәрхуллин, Гөлүсә Шаһбан, Фәнис Җиһанша һәм бик күп шәхесләр юллаган.

"О-о-о. Туган көнең белән, Илсөя. Син – зур уңышларга ирешкән кеше. Татар эстрадасы патшабикәсе. Икенче елга бу вакытта синнән дә акыллырак, синнән дә көчлерәк, сине бер карашы белән җылыта торган, бары тик синеке генә булырлык, искиткеч шәп ирең булуын телим. Ә инде 45 булганда, сөеп туймаслык, синең кебек чибәр, затлы, булдыклы, шаян, бик матур кыз бәбиегез булуын телим. Яратам, сокланам, бик хөрмәт итәбез сине", – дип котлаган Ләйлә Дәүләтова.

"Туган көнең белән, почти кыз булган апа", – дип кушылган Данир Сабиров.

Илсөя Бәдретдинованың тамашачысы аны мактау сүзләренә, изге теләкләргә күмгән.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас