Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсинның исемнәрен мәңгеләштерүгә багышланган «Ике аккош» республика җыр конкурсы хакында укучыларыбыз ишетеп һәм күреп белә. Бу шәхси һәм иҗади берлек хакында да әзме-күпме хәбәрдарбыз. Фәридә апа Кудашева белән якынаеп китеп, шактый озак аралашканда, әледән-әле Бәхти аганы искә ала иде бөек җырчы. Хәтта шул хакта махсус сөйләшеп тә алган идек.
Милли эстрадабызны башлап җибәрүчеләрдән булган Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсинның тормышы һәм иҗат юлы гаилә һәм иҗади берлек өлгесе булды. Безнең чорда мондый пар канатлы җырчылар ишәйгәннән-ишәя бара. Бергәлекнең иҗади уңыш һәм казанышларга китерә алуының классик үрнәген гомерлек остазлары Фәридә апа һәм Бәхти агада күрә алар.
Фәридә Кудашева – халкы, заманы, затлы морзалардан килгән нәселе тудырган бербөтен шәхес. Таланты өстенә табигать аңа шул бербөтенлекне тәэмин итәрлек кешелек сыйфатлары биргән, ул да булса: акыл-зиһен, намус, саф күңел, рухи ныклык, үз-үзеңә хөрмәт һәм тугрылык, яманнан һәм ялганнан ераклык... Фәридә апа хезмәтне үзәккә куйган, намусны сайлаган, сафлыкны үз иткән.
Фәридә Кудашева дәвере
Заман бик катлаулы, хәвефле, миһербансыз булды. Әтисе Яһүдәне кулак итеп Келәштән сөрәләр, шуңа бәләкәй Фәридәгә бик иртә туган нигез белән аерылу ачысын татырга туры килә. Аннан әтисе кооперация эшендә булганга, әледән-әле эшен алыштырып торырга тиеш була. Баймакта да яшиләр, аннан Кыйгыга күчәләр. Анда 5нче сыйныфта укыган Фәридәгә зур кайгы килә: әнисен югалта ул. Соңрак Дүртөйле, аннан Чакмагышта эшли Яһүдә абый, шунда җирләнгән дә ул.
Шулай итеп Фәридә, күп туган яклы бала булып, Башкортстанның төрле төбәкләренең җыр-моңын үзенә сеңдереп үсә. Бертуган сеңлесе Хөршидә Ватан сугышында һәлак була. Бик иртә бердәнбер кызы Ленарасын да югалта Фәридә апа. Иҗатташы һәм гомер юлдашы Бәхтие дә вакытсыз китә. Гомеренең соңгы өлеше ялгызлыкта үтте Фәридә апаның.
Ил белән күргәннәргә тагын да авыррак күпме кайгы-хәсрәт өстәлә, ләкин сыгылса да сынмый җырчы. Киресенчә, ныгый гына бара ул. Таланты һәм шәхес бөтенлеге, тоткан иман-кыйбласына тугрылык аны рухи-мәдәни тормышыбызның алгы сафына чыгара. Шул рухи-әхлакый биеклектә уза җырчы гомере. Замандашлары өчен иҗатчы һәм шәхес үрнәге булып яши бөек җырчы. Татарның классик шагыйре Х. Туфан аның белән бер заманда яшәүне бәхет дип санады. Фәридә Кудашева үз иҗатында һәр кешегә яшәргә ярдәм итүче, киләчәккә өмет-ышаныч тудыручы һәм юатучы якты бер дөнья тудырды. Кеше булып яшәү үрнәген күрсәтеп китте бөек җырчы.
Фәридә апаның таланты ачылуга аның Бәхти Гайсинны очратуы да зур сәбәпләрнең берсе була. Заманында иҗатташ хәләле хакында серләшеп тә алган идек.
Бармаклары сөйләшә иде
- Кадерле истәлекләр... Гыйнвар ае – Бәхти аганы биргән ай. Аны еш искә аласыздыр, Фәридә апа?
- Искә алу гына түгел, ул күңелдән бервакытта да чыкмый. Туганнар, хезмәттәшләр, дуслар белән сөйләшүләр ансыз булмый. Искә алмаган көн юк. Бик әйбәт музыкант, композитор иде. Дәртле, моңлы, нурлы кеше иде Бәхти. Ул сәхнәгә чыгуга, тирә-юнь яктырып китә иде. Шундый артист иде. Еллар үткән саен аның кирәклеге, җитмәве сизелә. Әлбәттә, чын талантлар бик сирәк туа. Бәхти – шундыйлардан . Аның бармаклары да тамашачы белән сөйләшә иде. Җырчыны шулкадәр сизә, нечкә тоя иде. Утыз ел бергә эшләдек, ул киткәч, үземне бер кулбашсыз, иңсез калган кебек сиздем. Тамашачы да аны сагына, ул үзе белән җырланмаган җырларын алып китте. Сәнгатькә хезмәт итә ала иде әле ул. Башкорт сәнгатенә, татар сәнгатенә. Шунысы үкенечле...
- Ләкин юаныч та бар бит!
- Җырлары исән, иҗаты яши. Үз вакытында аны халык таныды, яратты, үз итте, күтәрде. Аны онытмыйлар, иҗаты үлемсез аның. Җырчы буларак, ул миңа бик ярдәм итте. «Башка җырчыларны үзем тартам, ә синең артыңнан иярәм», – ди торган иде. Алай әйтсә дә, мин көйне артыграк суза башласам, берәр нотада тавышны күтәреп, артык сузмаска кирәген кисәтә иде. Ничектер шулай бер-беребезне интуитив сизә идек.
- Бу бергәлек иҗатка зур йогынты ясагандыр инде?
- Сүз дә юк. Без беркемгә бәйле түгел иде. Икәү булганда, концерт була дигән сүз. Һәм ул тиешле дәрәҗәдә үтә иде. Шулай бихисап концертлар куйдык. Бөтен СССР буенча.
Бәхтинең ачы балачагы
- Фәридә апа, Бәхти ага Гайсинның балачагы хакында сөйләгез әле.
- Бәхтиләрнең гаиләсен, 30 нчы елларда кулак итеп, Уфаның Черниковка районына күчерәләр. Әтисе сугышка киткәч, әнисе өч бала белән кала. Кечкенәсе имчәк бала була. Әниләре тиф белән чирләп үлгәч, өч бала торып калалар. Кечкенә сеңелләре дә үлеп китә, энесенә – җиде яшьләр, Бәхтигә ун яшь тирәсе була. Башта – туганнарында, соңрак икесе дә Авыргазыдагы балалар йортында яшиләр.
Бәхти балачагында бик күп авырлыклар күрә. Сәнгать училищесында укый башлагач, яшәргә урыны булмагач, паркта эскәмияләрдә кунып йөри, көннәр суыта башлагач, вокзалда да төн үткәрә. Соңрак бишенче санлы интернат мәктәбенең торагында яши. Концертларда үзешчәннәргә гармунда уйнап ярдәм иткәне өчен, аңа шунда торырга рөхсәт итәләр. Училищены бик уңышлы тәмамлый ул, Свердловскига консерваториягә тәкъдим ителә. Ләкин анда барырлык та, анда торырлык та, ашарлык та акчасы булмый.
- Аның талант тамырлары кайдан иде, Фәридә апа?
- Әтисе бик матур итеп гармунда уйнаган. Туйларда аны яшьләр кулларына күтәреп уйнатканнар. Димәк, бик сәләтле булган. Бәхти дә кечкенәдән гармун уйнап үскән. Авыргазыда балалар йортында да уйнаган, һөнәр училищесында укыганда конкурсларда катнашып җиңүче дә булган, шуның өчен Мәскәүгә дә ниндидер бәйрәмгә җибәрәләр аны. Анда аны Сталин да тыңлаган, дигән риваять бар. Ул сәнгать училищесының баян классына укырга керә. Аны тәмамлагач, яшь талантны күреп алып, академия театрына музыкант итеп эшкә чакыралар. Әнә шул театрда эшләгәндә аның композитор сәләте күренә башлый. Җырлар яза Бәхти, һәм аларның барысы да бик тиз популярлашып китә. Аккордеонда бик оста уйнаучы булып танылды ул. Виртуоз иде, хәзергечә әйтсәк, бик хисле-тойгылы итеп уйный. Пьесалар өчен дә көйләр яза. Театрда аны бик яраталар. Бигрәк тә Арыслан Мөбәрәков Бәхтине «улым» дип йөртә торган була.
- Һәм иң зур популярлык аңа филармониягә күчкәч килдеме?
- Алтмышынчы еллар башында минем үтенеч буенча министрлык фәрманы белән безгә, филармониягә килде ул. Һәм, бераз эшләгәч, беренче эстрада ансамбле төркеме төзү уена килдек. Иң зур популярлык филармониядә килсә дә, аның җырларының популяр булмаган чагы булмады да. Гомумән, Бәхтинең өйрәнчеклек чоры булмады да кебек. Беренче җырлары белән үк ул җитлеккән композитор булып сәнгатькә килде.
- Сезнең өчен махсус рәвештә җырлар да иҗат иттеме Бәхти ага?
- Бергә яши башлагач, Бәхти минем өчен җырлар язды. Беренчесе – «Нигә гелән, иркәм?», аннан «Яратам мин синең көлүеңне», «Кайтырсың шикелле» һәм башкалар.
Уңган иде Бәхти
- Сез, Фәридә апа, эстрадада пар канатлы җырчылар традициясен башлап җибәрәсез.
- Бәхти белән утыз ел бергә иҗат иттек. Аның белән яшәү һәм эшләү иҗат елларымны озынайтты һәм ул минем иҗатыма җиңеллек бирде. Бәхти минем өчен көйләр язды, репертуар әзерләде. Көйне үзем сайлый идем. Бай хисле, тирән мәгънәле җырларны яраттым. Бәхти яңалыкка бик сизгер иде, шуңа минем иҗат та заманча бизәкләр белән баеды, стиль үзгәрә төште. Иҗатта бер-беребезгә йогынтыбыз көчле булды. Шул хезмәттәшлегебез дә бер-береңә булган зур ихтирам хисенә нигезләнгән иде. Иҗатым өчен, Бәхти бар мөмкинлекләрне дә тудырды, кулыннан килгәннең барысын да эшли иде. Бигрәк тә көнкүреш мәшәкатьләрен үз иңенә алды. Иҗатыбызның җимешле булуында шул хезмәттәшлек һәм ихтирам хисе зур роль уйнады. Үзе дә бик үсте Бәхти. Бәхти үлгәч, мин ел ярым җырлый алмадым. Казанга «Йолдызлар сәламе» дигән концертка, бик үтенеп чакыргач барырга булдым. Шунда иңемдәге бер як кулым юк кебек иде. Чөнки сәхнәдә ул юк, сәхнәдә Бәхти җитми иде...
- Ә кеше буларак нинди кеше иде ул?
- Бәхти бик илгәзәк кеше иде. Шаян да, аралашучан да булды. Кирәк чакта усал да була белде. Ләкин киң, изге күңелле булып кала иде. Тәвәккәллеге дә бар иде Бәхтинең. Башкалар аны бик яраталар иде, шуңа да аны гел генә кешеләр уратып алган булыр иде. Якты, изге күңелле кеше иде ул”.
***
Фәридә апа белән Бәхти агага бәйле бер истәлек. 2010 елның май айларында филармониядә Бәхти Гайсин истәлегенә хәтер кичәсе үткәрелде. Икенче көнне Фәридә апа телефоннан үзенә чакырды, һәм без телеүзәк артындагы мөселман зиратына киттек. Бер кочак чәчәкне, икегә бүлеп, янәшә генә каберләре булган Бәхти агага һәм Фәридә апаның кызы Ренарага салдык. Кайтырга чыккач, Фәридә апа: – Рәүф, үземә урынны кайдан алып куйыйм икән. Ренара яныннанмы, Бәхти яныннанмы? – Сорау бик четерекле иде, шулай да үз фикеремне әйтергә булдым: – Минемчә, Фәридә апа, кызыгыз яныннан... Ул бер сүз дә әйтмәде, тын гына кайтырга чыктык. Октябрь аенда бакыйлыкка күчкәч, икесеннән дә ерак булмаган урында Фәридә апа җир куенына куелды. Күрәсең, 90 еллык юбилеена дәртләнеп хәзерләнеп йөргән җырчы васыятен әйтеп өлгермәгән булган.
БГФ
Икесенә дә кагылган бер хикәят китерәсем килә: Бәхти Гайсин һәм Фәридә Кудашеваның эстрада ансамбле гаять популярлык казана. Халык аңында Башкорт дәүләт филармониясенең кыскартылган сүзе үк «Бәхти Гайсин – Фәридә» дип кабул ителә башлый. Бу канатлы гыйбәрә риваятькә бик охшаган булса да, аны башлап бер авыл кешесе әйтә. Автобус тәрәзәсендәге «БГФ» хәрефләрен күргәч үк: «Бәхти Гайсин – Фәридә!» – дип кычкырып авылдашларыннан сөенче алырга йөгерә: аның кулы җиңел булып, бу сүз, чынлап та, таралыш ала һәм ансамбль филармониянең үзенчәлекле визит карточкасына әверелә.
Әйе, аларның иҗаты бүген дә классик җырларыбыз үрнәге булып яши. Яшьләр дә бик яратып җырлыйлар Бәхти Гайсинның җырларын. Моңлы да, дәртле дә җырлар иҗат иткән ул... Сәхнәдә якташ шагыйрь Әхсән Баян сүзләренә Бәхти Гайсин язган “Ике аккош” яңгырый. Җыр дәвам итә...