Йолдызлар тормышыннан
29 гыйнвар 2024, 13:28

Уразова укырга керә алмаган

Шуннан җырчы булып киткән. 

Уразова укырга керә алмаганУразова укырга керә алмаган
Уразова укырга керә алмаган

Гүзәл Уразова тормышта очраган авырлыклар алдында югалып калмаска, төшенкелеккә бирелмәскә өнди. Шулай дип, ул мәктәпне тәмамлагач, укырга кергән вакытларын исенә төшергән. Башта ул журналист һөнәрен сайлаган булган, укырга керә алмагач, җырлау сәләте барлыгын исәпкә алып, сәнгать институтына юл тоткан. 

"1999 елда Казанга журналистикага факультетына укырга керергә килдем. Ике уңышлы имтиханнан соң өченче имтиханны бирә алмадым. Мине бер укытучы апа: "Уразова сезме?" - дип чакырып алды. - Сезнең балларыгыз житеп бетми, киләсе елга килерсез инде", - диде. Мәктәпне тәмамлагач, барлык классташларыма мин Казанга барам, дигән идем. Ничек итеп, оялмый, кире Пермьгә кайтасың инде?! Аптырагач Сәнгать институтына барып җырга имтихан биреп карадым. Җырлап күрсәткәч, кызганыч, без сезне ала алмыйбыз, диделәр. Әлегә түләүле бүлеккә укырга керә аласыз, соңыннан карарбыз, дигән иделәр.

Авыр булса да, үземчә тырыштым, бирешмәдем. Ахырга кадәр түләп укыдым. Хәзер еллар узгач, шуны аңлыйм: бер вакытта да бирешмәскә, кулны төшермәскә!

Сезнең Гүзәлегез!"

Гүзәл җыр-моңга гына түгел, каләм тибрәтергә дә бик оста. Моны аның язган постлары аша белеп-күреп торабыз. Журналист булып киткән булса, матур язмалары, постлары белән, ә радио-телевидениедә - тапшырулар алып баручы буларак та танылу яулаган булып иде әле. Ә җырлауга килгәндә, аның тавышы үзенчәлекле, моңлы.  Гүзәлнең иҗатын сез яратасызмы? 

Фото: Гүзәл Уразованың социаль челтәрләрдәге аккаунтыннан алынды. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас