Яңарак кына Башкортстанның атказанган артисты исемнәрен алучы сәләтле игезәк җырчылар, композиторлар, баянчылар Алмаз һәм Айдар Юнысовларның сеңлесе Рита Юнысова да җырлый башлаган. Ул “Ике абыем” дигән җыр яздырган.
Җырның сүзләрен Айгөл Вәлиуллина, ә көен Айдар Юнысов иҗат иткән.
“Ике абыем – ике канатым,
Ике терәгем, ике канатым.
Тормышым гүзәл алар барында,
Рәхмәт, абыйлар, сезгә барына...” – дигән юллары бар.
Димәк, сеңелләренең дә җыр-моңга сәләте бар. Киләчәктә бәлки ул да танылган җырчы булып китәр.
Фото: Интертат.