Бүздәк районында яшәүче, үзе асраган мал-туарын, гомумән авыл тормышы-көнкүрешен видеога төшерүче блогер Айдар Кәлимуллин дүрт аяклы дустын югалткан. Аның үзе белән атка атланып йөри торган «Граф» кушаматлы эте үлгән.
Йорт хайваннарын яратучы блогер кырга чыгып кабер казыган видеосын социаль челтәргә куйган. Аның тавышлары калтырана, күзләре яшьле – үзен елаудан көчкә тыеп тора.
«Йорт хайваннары хуҗалары өчен кайчан да мондый көн килеп җитәчәк. Бу кайгы миңа кыш килде. Салкын. Кырда кабер казыйм, Туфрак каткан. Үзең дә, вакыт та кызгыныч түгел. Бәлки ул күбрәккә лаек булгандыр. Миңа аның үлгәнен хәбәр иткәндә, шулкадәр авыр булмады. Ул вакытта аңлап бетермәгәнмен, аның янымда булмавын. Хәзер еласаң да, еламасаң да аны кире кайтарып булмый. Мин ул яхшы яшәде, лаеклы яшәде дип саныйм. Үзенән соң эз калдырды, күпме кешегә эмоцияләр бүләк итте. Интернетта аның белән роликлар булганда, аны истә тотачаклар. Аны бөтен дөнья белә. Сүз «Граф» турында бара. Кызганычка, ул үлде», – дип сөйли Айдар Кәлимуллин югалтуы турында.
Блогерны яратып караучылар һәм дуслары кайгы уртаклашкан һәм үзләрен мондый хәлгә әзер булмаулары турында да язганнар. Айдар хәленә керүләре өчен виртуаль дусларына рәхмәт белдергән.
Блогер төшергән видеоны сылтама аша карый аласыз.