Йолдызлар тормышыннан
25 гыйнвар 2024, 07:22

Җырчы Айгөл Бариева хәзер гел яулыкта йөрерме?

Билгеле булуынча, ул гомрә хаҗына китте. 

Җырчы Айгөл Бариева хәзер гел яулыкта йөрерме?Җырчы Айгөл Бариева хәзер гел яулыкта йөрерме?
Җырчы Айгөл Бариева хәзер гел яулыкта йөрерме?

Билгеле булуынчы, җырчы Айгөл Бариева гомрә хаҗына китте. Социаль челтәрләрендәге язылучылары аңа бик күп сораулар биргән. Кече хаҗ сәфәреннән кайтканнан со яулыкта йөриячәксеңме? - дип сораганнар. «Хәзер гел яулыктан йөриячәкменме? Әлеге сорау минем үземнең алдымда да торды. Бу турыда хәзрәт белән дә сөйләштем. Ул мондый карарларның әкренләп, үз вакыты белән кабул ителергә тиешлеген аңлатты, аеруча минем очракта. Чөнки мин – ялгыз хатын-кыз һәм мин яшәү өчен акчаны бары тик сәхнәдә җырлап кына табам.

Яулык бәйләү – уен эш түгел. Аны бүген ябып, иртәгә салып булмый. Яулык бәйләсәм, мин тулысынча үземнең яшәү рәвешемне үзгәртергә тиеш булам. Бу, әлбәттә, минем һөнәремә дә кагылачак. Мин инде башка сәхнәдә җырлый алмаячакмын. Монда тышкы кыяфәт турында гына сүз бармый, миңа репертуарны да алышырырга, яки, гомумән, бөтенләй башка һөнәр сайларга туры килмәгәе. Тик мин әлегә алай эшли алмыйм, чөнки гаиләбезне матди яктан кайгырту минем җаваплылыкта. Кайнанам урын өстендә, улым әле укуын тәмамламаган. Әгәр дә сәхнәдә җырлаудан тыш башкача керем кертә алсам, бәлки, сәхнәдән китәр дә идем. Чөнки мин инде күп җырладым. Мөнәҗәтләр генә көйләп йөргән булыр идем. Әкренләп, мин моңа килермен дип уйлыйм, чөнки мин рухи яктан инде әзер», – дип җавап биргән Айгөл Бариева. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас