Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенең парлы йолдызлары Башкортстанның халык артистлары Лилия һәм Халит Фатыйховлар “Юлдаш” радиосында кунакта булган. Тапшыруны алып баручы Рания Билалова алар белән җанлы әңгәмә корган.
Бу пар сандугач безнең халыкка яхшы таныш: Халит әфәнде – ике республикада да танылган баянчы, музыкант, Лилия ханым – нәфис сүз остасы, алып баручы. Аларның гаиләсенә сокланып туймаслык – 45 ел дәвамында кулга-кул тотынышып, гомер сукмагыннан бергә атлыйлар, бергә эшлиләр.
- 1978 ел. Филармониягә эшкә килүемә 10 көн дигәндә Лилия белән күрешеп таныштык. Һәм бер-беребезгә шунда ук гашыйк булып, тиздән гаилә кордык. Шуннан бирле аерылган юк – без кайда да гел бергә, - ди Халит әфәнде. Мөлаем һәм чибәр Лилия ханым матур яшәү серләре белән бүлешеп:
- Тормыш сукмагыннан бергә атлаганда иң мөһиме – бер-береңне хөрмәт итеп яшәү, сабыр булу, бер-береңнең фикерен тыңлый белү. Яхшы ирдән хатын китми, диләр бит халыкта. Халит минем өчен өзелеп торгач, мин да аның өчен яхшы булдым, шуңа күрә гаиләбез дә ныклы. – ди.
Алып баручы аларга:
– Гаилә тормышыгыз матур дәвам итә, иҗат юлыгыз да бик бай, тәҗрибәгез дә зур, үткәннәргә күз ташласак, нинди мизгелләре аеруча исегездә калды, кайсы елларын сагынып искә аласыз? – дигән сораулар биргәч, Халит әфәнде:
– Иҗат юлым сагынмаслык түгел, ул яклап мин бик бәхетле. Миңа бик күп танылган һәм сәләтле җырчылар белән эшләргә туры килде. Иҗат юлымны Казанда Әлфия Афзалова төркемендә башладым, монда кайткач, Рамазан агай, Филүс Гәрәев, Зәки Мәхмүтов, Кәтүк– Әхәт Үрәзмәтов кебек күренекле сәхнә йолдызлары белән бер казанда кайнадым. Әле исә, барлык яшь артистларга мин уйнамаган бер генә җыр да калмагандыр. Яшьләргә мин гел вәсыять итеп әйтәм: элеке җырчыларның җырларын тыңлагыз, алардан үрнәк алыгыз – шул чакта иҗади багажың да арта, тәҗрибәң дә күбәя.
Лилия ханым тормышындагы истәлекле мизгелләре турында хәтер сандыгын яңартып: – Башта мин бер ел чамасы театрда эшләп алдым, аннан соң мине филармониягә күчерделәр. Баянчы булып эшләдем. Иң истә калганы – Фатыйх агай белән эшләү дәвере. Мин аның партены булып эшәдем. Шулай да һәр дәвернең үз яме, үз матурлыгы бар – берсе дә онытылмый, - ди Лилия Фатыйхова.
Фото: архив фотосы. Социаль челтәрләрдән алынды.