Татар-башкорт арасында тел, мәдәният һәм рухны билгеле шәхесләр берләштерә. Бу яклап эстрада артистлары беренче урында тора, дип әйтү һич хата булмас. Татар белән башкорт бергә оештырган концертлар, кичәләр, бәйрәмнәр бар. Радио һәм ТВ каналларында җырлар ике телдә дә яңгырап тора. Болар барысы да безнең дустанә мөнәсәбәтләрне үстерүгә һәм ныгытуга зур өлеш кертә. Ике тугандаш республика арасындагы дуслык күперен ныгытучы җырчылар арасында Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе солисты, халыкара һәм республика конкурслары лауреаты, Башкортостанның халык артисты Лилия Ишемьярованы аерым билгеләп үтәргә мөмкин.
Аның репертуарында татарча җырлар бихисап һәм концертларына татар тамашачылары да күпләп йөри. Шулай ук, исәпкә алган булсагыз, ТМТВ каналында “Әнкәй дәшә”, “Бәхеттә яшәгез”, “Иркәләп назлады” исемле җырлары хит-парадларда гел алдынгы урыннарда барды.
Уртак бәйрәмнәр, конкурслар да Лилиясез үтми, дип әйтү һич ялгыш булмас. Ел саен оештырылып килгән “Ике аккош” Бөтенрусия музыкаль конкурсында бу юлы Лилия Фәридә Кудашева ролен башкарды.Халкыбызның легендар җырчысы образына йөз-кыяфәте белән генә түгел, тавышын да туры китереп, җаны-тәне белән шул образга кереп уйнавы залдагы тамашачыларны таң калдырды.
Сәләтле кеше – бар яклап та сәләтле була, диләр. Лилия башкорт-татарчадан башка, тагын 15 телдә җырлый. Алар арасында рус,төрек, инглиз, француз, итальян, һинд, кытай, япон һәм башкалар бар.
“Син сөйләшмәгән, белмәгән башка телләрдә җырлау җиңел түгел, әлбәттә, – дип кайбер серләре белән уртаклашты Лилия ханым. – Читтән тыңлаганда, бәлки, ансат кебек күренәдер. Тамашачы өчен ул шулай булырга тиеш тә. Җырны илһам, көч, дәрт алу өчен тыңлыйсың бит. Өйрәнгән һәр җырыма бихисап көч, тырышлык һәм әллә күпме вакыт салынган. Чит илләрдә яшәгән милләтләрнең гореф-гадәтен, тормышын, традицияләрен да өйрәнергә туры килә. Һәр телдә җырны җиренә җиткереп башкару өчен шул милләт вәкилен табып, җырны камилләштерәсең, дөрес әйтергә өйрәнәсең”.
Әйткәндәй, җырчы турында тагын бер кызыклы факт: Башкорт дәүләт филармониясе җырчылары арасында Лилия Ишемьярова Италиядә шәхси концертларын куючы бердәнбер артист. Анда тәүге концертларын оештырырга Италиядә үз гаиләсе белән яшәүче бертуган сеңлесе Фәнилә булышкан. Ә аннан соң башланып киткән...
Лилиянең кабатланмас моңын, сәләтен күреп, Сорренто шәһәре мэры аны кала концертына чакырган. Лилия билгеле итальян җырчысы Джованно Яккарино белән бердәм концерт куеп, дуэт башкарган. Бу Лилиянең үзе өчен генә түгел, тамашачылары өчен дә горурлык!
“Без башка халыкларга үрнәк булып, кулга-кул тотынышып бергә эшләргә һәм яшәргә тиеш. Чит телләрдә иҗат итү, җырлау - ул, беренче чиратта, милләтебезне яшәтергә, мәдәниятебезне үстерергә, үзебезне халыкка танытырга ярдәм итә”, – ди Лилия Ишемьярова.