

Җырчы Гүзәл Уразованың социаль челтәрләрдә куйган фотолары астына халык бик күп фикерләр калдырган. Гүзәл 40 яшьтән узса да, яшь кызларныкы шикелле, сылу гәүдәле, чибәр, матур булуына күпләр сокланган, мактау сүзләрен язып калдырган. Шулай да, фикерләр арасында җырчыга картайгансың, дип турыга "бәреп" язучылар да табылган. Уразова аларга җавап язган.
"Картайдым инде, тагын бер яшь өстәлде. Кеше олыгайган саен яшәрми. Күпләре минем шәхси битемдә түгел, башка аккаунтларда минем фото, видеолар астына Уразова картайган, ямьсезләнгән, куркыныч дип язалар. Әйтерсең үзләре көннән көн яшәрәләр инде. Барыбызга да килә инде ул, берсен дә урап узмый. Ишеткәнегез бар ич инде: Старость - не радость дигән әйтемне. Менә мин моның белән килешмим! Картлык зур шатлык ул. Матур картлыкка җитү зур бәхет минемчә! Дөньяны күрмичә дә китеп барган кешеләр бик күп. Аллаһы барыбызга да олы яшькә җитәргә насыйп итсен. Күңел яшь булсын!" - дигән ул.