Барлык яңалыклар

Фидан Гафаров никахсыз туган кызы турында сөйләгән

ВКонтакте
Фото:ВКонтакте

“Туган тел” телеканалындагы “Сер итеп кенә” тапшыруында Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фидан Гафаров никахсыз туган кызы турында ачылып сөйләде. Фидан Гафаров 60 яшендә яшь әти булган.

-Кызым тууны минем өчен тормышның сынавы дип тә, бәхет дип тә әйтергә була. Чөнки бала, аеруча кыз бала, үзенең бәхете, үзенең ризыгы белән туа. Шуңа да мин аны ташлап китмәдем, үз фамилиямне бирдем.

Минем юбилейда да бик матур итеп шигырь сөйләде ул, хәтта артистлар да алай сөйли алмый. Бик исләре китеп, мөкиббән китеп карадылар инде аны. Шулай сәләтле булып туган.

Баланы гаиләм дә әйбәт кабул итте. Фәридәм аңлады. “Баланы ташлап китмисең, бергәләп карыйк”, – диде. Моңа бала да гаепле түгел, Фәридә дә гаепле түгел. Без – ир-атларның шаталак булуы, уйламыйча эш итү, эмоцияләргә бирелүе нәтиҗәсе дип уйлыйм инде мин моны, – дип сөйләде ул. 

Бу хакта видеоны сылтама аша карарга мөмкин. 

 

Читайте нас: