Җырчы Ринат Рахматуллин, «Интертат» хәбәрчесе белән элемтәгә кереп, колониядә ниләр белән шөгыльләнүен сөйләгән. Җырчы киләсе сезон концертларына яңа программа уйлый, яңа җырлар иҗат итә икән.
"Шушы арада гына 4 яңа җыр яздым. Аның икесен сөйгәнемә багышлап иҗат иттем. Өченчесе дә мәхәббәт турында. Ә иң ахырдан язганы – сюрприз. Аны тамашачыма чыгу белән үк тәкъдим итәчәкмен", – дип язган Ринат Рахматуллин.
Җырчы колониядә бәйрәмнәр саен концертлар куя икән.
"Биредә дә фанатларым барлыкка килә башлады. Рәхәтләнеп кушылып җырлыйлар. Әле Яңа ел алдыннан гына Альберт исемле егетне чыгарганнар иде. Минем якын кешемә: «Колониядә утырганыма бер генә тапкыр да үкенгәнем булмады. Ринат – чын кеше. Аның белән очраштырганы өчен язмышыма рәхмәтлемен. Аның тугры дусты булырга хыялланам», – дип язып җибәргән, – дип сөйләгән Ринат Рахматуллин «Интертат»ка.
Җырчыны дуслары да ташламый икән. Яңа ел алдыннан гына Вадим Захаров, ИлГәрәй, Рамил Шәрәпов, Чистайдагы дус егетләре килеп киткән. Ринат Рахматуллин аларның барысына да рәхмәтле булуын сөйләгән.