Ришат Фазлыйәхмәтовның иң зур хыялы тормышка ашкан

Котлыйбыз! 

tatar-today.rutatar-today.ru
Фото:tatar-today.ru

Ришат Фазлыйәхмәтов үзенең иң зур хыялы тормышка ашуы турында сөйләгән. Җырчы остазы Салават Фәтхетдинов белән уртак концерт куя. Бу хакта "Интертат" хәбәр итә. 

«Салават шәкертләреннән имтихан алуны дәвам итә. Чиратта – Ришат Фазлыйәхмәтов. Анда сез дә була аласыз. 17 февраль «Пирамида»да узачак. Остаз – Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов җырлары да, шәкерт – популяр артист Ришат Фазлыйәхмәтов җырлары да яңгыраячак. Юмор, уен-көлке, остаз белән шәкертнең моңа кадәр билгеле булмаган серләре, тарихлары фаш ителәчәк.

5 февраль көнне миңа 35 яшь тула. Салават абый белән концерт кую – иң зур хыялым иде, дуслар. Әлеге белдерүне укыганнар: «Салават абый белән дуэтлар булачакмы?» – дип яза. Анысы сер булып калсын», – дигән җырчы. 

Әйткәндәй, татар эстрадасының мэтры Салават Фәтхетдинов үзе дә бу хакта хәбәр иткән. Үзенең "ВКонтакте" челтәрендәге төркемендә ул пост урнаштырган. Булачак тамашаның афишасы белән Салават "Шәкертем Ришат Фазлыйәхмәтов белән тамаша әзерлибез - 17 февраль, Пирамидада булачак", дигән сүзләр дә язган.  

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас