Йолдызлар тормышыннан
2 гыйнвар 2024, 20:30

Зәйнәб Фәрхетдинова: Арттан кочаклаганын сизми дә калдым

Азнакайда чыгыш ясаганда булган бу хәл. 

culture.ruculture.ru
Фото:culture.ru

Яңа ел кичендә үзенең туган яклары Азнакайда, чыршы янында чыгыш ясаганда, Зәйнәб Фәрхетдинова белән кызык хәл булган. Сәхнәгә әллә каян гына менгән бер кызмача ир-ат җырчыны арттан килеп кочаклап алган да кисәк кенә  аны куркытып җибәргән.

«Арттан килеп кочаклаганын сизми дә калдым. Куркып, шул хуттан ул кешене җилкә аша алып ыргыта яздым. Әмма алай эшләмәдем, уңайсыз төшәр дип уйладым. Яңа ел чыгышы «кайнар» булды», – дип язган Зәйнәб Фәрхетдинова бу турыда. 

Артист халкына, кем әйтмешли, Аллаһ ярдәм бирсен: кайчагында фанатларның кыланышларына хәйран калырлык. 

Вакыйганың видеосы да бар. 

Читайте нас