Йолдызлар тормышыннан
30 декабрь 2023, 16:27

Айдар Галимов имиджын үзгәрткән

Артистны танымавыгыз да бар...

https://vk.com/aidar.galimovhttps://vk.com/aidar.galimov
https://vk.com/aidar.galimov

Шушы көннәрдә Айдар Галимов үзенең Вконтакте сәхифәсенә яңа образда төшкән фотоларын урнаштырган.

“Хәерле көннәр! Бу мин... Күрешсәк, танымый тормагыз... Ничек сезгә мондый образ?” – дип язган Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган һәм халык артисты.

Җырчының яңа имиджы подписчикларының күңеленә хуш килгән булса кирәк – уңай комментарийлар калдырганнар. Алар арасында “Кайсыбер ир-егетләр еллар үткән саен яхшырак күренә. Сез дә, Айдар, шулар арасында”, “Яхшы кешегә барысы да килешә”, “Сылу кешегә солы капчыгы да килешә. Айдар, һәрвакыт килешле киендегез. Еллар Сезгә кагылмый төсле. Сөбханалла!”, “Сез кыйммәтле коньяк кебек, еллар үткән саен яшәрә барасыз” дигәннәре бар.

Алай да кайсыберләр Айдар Галимны яңа образда танымый торган. “Мин сезне танымый тордым. Фотогызны якынайтып карагач кына таныдым. Бер дә картаймыйсыз”, – дигән берсе. Иенчесе: “Үзеңне танымасак та, тавышыңны таныйбыз инде ул”, – дип язган.

Өченчесе: “Бу сезгә ниндидер Абый түгел, ә прәм Голливуд битеннән төшкән кебек”, – дип тә куйган.

Ә сез нәрсә әйтерсез?

https://vk.com/aidar.galimov
https://vk.com/aidar.galimov
https://vk.com/aidar.galimov
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас