

"Мәхәббәт тә, шашкын хисләр дә, ярату да юк. Алар барысы да җырларда һәм шигырьләрдә! Бер береңне сагынып төнне көтүләр дә "супружеский долг" ка әйләнеп бара торгач чор.
Аның каравы, аерылып торганда юксыну, үткәндәге хатирәләрне барлый-барлый бергәләп чәй эчү, синең ни әйтергә теләвеңне күз карашыңнан, тын алышыңнан аңлау, кайчан дәшми калуың кулайрак икәнен белү, синең җаеңны табу, көлке булмаса да кушылып көлү, тузаннар туздырып күңел тынычландырырдай, алга планнар корырдай кеше булу, әгәр баласының начар сыйфатлары ошамый икән, ул аның үз каны икәнен, үз баласы икәнен аңлау (бик күп санап китәргә мөмкин), кебек сыйфатлар аның урынын ала. Бәлки ул мәхәббәт шулдыр?
Әле дә хәтеремдә. Алисәмә - 5 ай. Кызымны юрганга тереп, бер ягыма Закирны кыстырып, юридик контораларның берсеннән чыгып, икенчесенә кереп, Алисәне юрганы белән өстәлгә куеп торып ООО "ШАХБАН" ширкәтен ачып йөргән чаклар....
Чирмешән районының бер җитәкчесенә кереп 4-5 айлык Алисәмне юрганы белән өстәленә куеп, "Мин – Шаһбан хатыны, Сезгә концертка билетлар китердем", – дигәндә ул кешенең шаклар катып миңа карап торганы әле дә хәтеремдә...
Мин үзем белән горурланам.
Тормыштагы бөтен нәтиҗәләр бары тик хезмәт нәтиҗәсе. Хәтта бик зур байлыкка хуҗа булган компания җитәкчеләренең дә рәхәт тормышы йокысыз төннәр, сәламәтлек, тырышлык, үҗәтлек, гаилә хәм балаларның куркыныч астында яшәү бәрабәренә төзелгән.
Сабыр төбе – сары алтын.
Күңел тынычлыгы бары тик еллар буенча килгән сабырлыкның бәясе ул", - дигән Гөлүсә Шаһбан "ВКонтакте" челтәрендә.
Шаһбаннар гаиләсен җитеп килгән Яңа ел белән котлыйбыз! Сәламәтлек, уңышлар юлдаш булсын!
Чыганак: vk.com/gilusa