

30 ел эчендә беренче мәртәбә Филипп Киркоров Яңа ел эфирына чыкмаска мөмкин. Телеграм-каналлар язуынча, Россия телевидениесендә поп-корольгә бойкот игълан иткәннәр: хәзерге вакытта аны Яңа ел эфирларыннан алалар.
Бәйрәм көннәрендә Филипп Киркоров барлык төп телеканалларда чыгарга тиеш булган. Поп-король катнашлыгындагы номерларның күбесен ноябрьдә үк – Филипп Киркоров Ивлееваның ”Шәрәләр кичәсе”нә барганчы ук яздырганнар икән. Хәзер телевидение хезмәткәрләре, Филипп Киркоров төшкән кадрларны ”кисеп алып”, әзер программаларны киредән монтажлый.
Киркоровны ”Маски” финалында һәм ”Голубой огонек”та күреп булмаячагы билгеле. Шулай ук ул, ”Иван Васильевич меняет профессию” фильмы ремейкында да булмаячак, бу фильмда Филипп Киркоров төп рольләрнең берсен уйнаган. Поп-король булган күренешләр киселәчәк һәм башка артистлар катнашлыгында яңадан төшереләчәк.
Филипп гафу үтенде, тик аның гафу үтенүләре әлегә кабул ителмәде. Хәзер программалар яңадан монтажлана. Хәер, барысының да соңгы мизгелдә үзгәреп куюы бар, тик моңа өметләр бик аз, дип язалар.
Киркоровтан тыш, Яңа ел эфирларыннан Лолита һәм Настя Ивлеева да юкка чыгачак.
Чыганак: mk.ru