Йолдызлар тормышыннан
26 декабрь 2023, 14:53

“Эчкечеләрнең вакыты юк”

Киноларда Никулин күпчелек эчкече һәм хулиган булып уйнаган. Моңа артистның әнисенең кәефе кырылган.

“Эчкечеләрнең вакыты юк”“Эчкечеләрнең вакыты юк”
“Эчкечеләрнең вакыты юк”

Киноларда Никулин күпчелек эчкече һәм хулиган булып уйнаган. Моңа артистның әнисенең кәефе кырылган. “Ни өчен син гел шундый рольләр башкарасың? Чын эчкечеләр уйнасын әнә”, – дигән ул. Никулин исә: “Әни, чын эчкечеләр уйный алмый. Аларның бит буш вакытлары бөтенләй юк,” – дип шаярткан.

Эчкече ролен башкарса да, Никулин үзе эчәрга яратмаган. Ә мөкиббән киткән халык аннан автограф кына сорау белән чикләнми, брудершафтка эчәргә кыстаган. Үзен һәм бавырын коткарыр өчен актер: “Хатын – стерва, бөтен акчаны үзенә ала” яки “Яңа гына запойдан чыктым. Ярамый!”– кебек сүзләр әйтеп котылган. Кинодагы образына да туры килгәч, фанатлары үпкәләмәгән, көлеп кенә читкә киткән.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас