+21 °С
Болытлы


Марат Яруллин социаль челтәрләрдә серле фото куеп, меңләгән фанаткаларын борчуга салган. Җырчы сөйгәненә тәкъдим ясаганга охшап тора.
Фотода Марат бер кызның кулын тотып тора, ә аның бармагында йөзек ялтырый. Өстәвенә җырчы «вакыт җитте» дип тә язып куйган. Ничек уйлыйсыз, буйдак Марат «камыт кия»ме, әллә инде бу – артист тарафыннан уйлап чыгарылган чираттагы пиармы?
Чыганак: Интертат