Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
25 декабрь 2023, 02:37

Лилия Биктимерова - халык артисты!

Бу шатлыгы белән ул үзе дә уртаклашкан. 

Лилия Биктимерова - халык артисты!
Лилия Биктимерова - халык артисты!

Яңа ел бәйрәме якынлашкан саен мәдәният өлкәсеннән шатлыклы хәбәрләр килеп кенә тора. Тагын бер яңалыкны ишеттегезме әле?Җырчы Лилия Биктимерова кичә "Башкортстан Республикасының халык артисты" дигән мактаулы исем алган.

Социаль челтәрләрдә ул: "Аллага шөкер, буген минем өчен бик шатлыклы көн. Республика башлыгы Радий Хәбиров мина «Башкортстанның халык артисты» дигән мактаулы исем тапшырды. Чиксез рәхмәтләрем Республика җитәкчеләренә, Мәдәният Министырлыгына һәм, әлбәттә тамашачыларыбызга!" - дип язган.

Мактаулы исем алуы белән Лилияне без дә ихлас котлыйбыз. Сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иҗади уңышлар телибез.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: