

Башкорт дәүләт филармониясе солисты, “Урал моңы”, “Дуслык моңы” конкурслары җиңүчесе Тимур Рамазанов зур шатлыгы белән уртаклашкан.
"Бүген миңа югары бүләк тапшырдылар - "Башкортстан Республикасының атказанган артисты" исеменә лаек булдым! Тамашачыларыма, Башкорт дәүләт филармониясе җитәкчеләренә, мәдәният министрлыгына һәм Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенә иҗатымны югары бәяләгәннәре өчен рәхмәт белдерәм! Илһамландым һәм канатландым!!! Әти-әниемә һәм якыннарыма бик рәхмәтлемен!" - дигән җырчы.
Без аны мактаулы исем алуы белән ихлас котлыйбыз һәм исән-сау эшләп, иҗат итеп, киләчәктә тагын да югарырак үрләр яулавын телибез.
Тимур Рамазанов - Башкортстанның иң популяр, моңлы һәм талантлы җырчыларының берсе. Аның җырларын яшьләр дә, олылар да яратып тыңлый.
Тормыш юлы турында кыскача белешмә: Тимур Рамазанов 1990 елның 6 июнендә Әбҗәлил районында туып-үскән. Г.Әлмөхәммәтова исемендәге республика гимназия-интернатында укыган. З.Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясендә "актерлык сәнгате" белгечлеге буенча белем алган. 2013 елдан башлап ул Х.Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә "Каравансарай" фольклор-эстрада төркемендә(әле - "Караван") эшли. Рамазанов солист-вокалист буларак филармониянең күп кенә проектларында актив катнашып, чыгыш ясый. Җырчы Ф.Кудашева исемендәге башкорт һәм татар җырларын башкаручыларының «Дуслык моңы» Халыкара конкурсы, «Озын көй» Халыкара башкорт халык җырларын башкаручылар конкурсы, Хакасиядә «От Ыра» Халыкара фестивале, «Урал моңы-2018» Халыкара төрек яшьләре конкурсы-фестивале, Казахстанда «Елiм менiин» халыкара конкурсы лауреаты.