Йолдызлар тормышыннан
23 декабрь 2023, 08:33

«Соңгы шалтыратуын ишетмәдем, бик үкенечле»

Эльмира Сөләйманованың вафатына  1 ел тулды. «Интертат» хәбәрчесе Эльмираның Кече Шилнә зиратындагы каберен зыярәт кылып кайткан.  

«Соңгы шалтыратуын ишетмәдем, бик үкенечле»«Соңгы шалтыратуын ишетмәдем, бик үкенечле»
«Соңгы шалтыратуын ишетмәдем, бик үкенечле»

Җырчы турында инде бик күп сөйләнеп, күп язылса да, аның турындагы истәлекләрне тагын бер кат яңартырга теләп, Эльмираның дусты, җырчы Дәниф абый Шәрәфетдиновка шалтыраткан идем. Аның Эльмираның каберен зыярәт кылырга җыенуын белгәч, бик күптәннән барасым килеп йөргәнгә, мин дә иярергә булдым. Дәниф абый белән зират янында күрешергә сөйләштек.

Эльмираны Кече Шилнә авылында җирләү – аның якыннарының теләге иде. Эльмираның ире дә тумышы белән шушы яклардан. «Якты, матур авыл. Шуңа күрә апамны Шилнәдә җирләргә булдык», – дип аңлаткан иде «Интертат» хәбәрчесенә Эльмираның энесе Марат хушлашу мәрасимендә.

Зиратка керү юлы әйбәт итеп чистартылып куелган. Монда килеп туктау белән, узган ел Эльмирабыз белән хушлашкан мизгелләр искә төшеп, бик моңсу булып китте. Күз яшьләрен сөртә-сөртә хәзрәт вәгазьләрен тыңлаган тугры тамашачысы, Эльмираны кисәк югалту ачысыннан өзгәләнгән якыннары, баласы өстенә капланып елаган әнисе күз алдымнан тезелеп узды.

Эльмираның гаилә дуслары: «Аны уйламаган көнебез юк»

Зират эченә кар көртләре ерып керергә туры килер, дип уйлап барган идем. Алай булып чыкмады. Халык еш килә булса кирәк, керү юлына тирән итеп сукмак салынган. Эльмираның каберен табып, чәчәкләр салдым. Якыннары җырчының каберенә җыйнак кына, матур гына чардуган куйган. Аңа туган һәм үлгән еллары күрсәтелеп, «Эльмира Сөләйманова (Крапивина)» дигән такта-таш беркетелгән.

«Эльмирабыз янына килгәннә-ә-әр», – дигән тавышка борылып карадым. Чәчәк бәйләме күтәреп зиратка кереп килүче пар – Эльмира белән Диманың гаилә дуслары Фәүзия һәм Фәйзетдин Асылгәрәевлар булып чыкты.

Фәйзетдин абый:

Мин Эльмираны, Ирек Зарипов соравы буенча, (аның белән күптән аралашабыз) машина белән Илһам Шакировның туган авылы Яңа Бүләккә концерт куярга алып бардым. Иң беренче танышуыбыз шунда булды.

Фәүзия апа:

Мин дә алар белән бардым. Шунда Эльмира белән дуслашып китеп, башка аерылышмадык инде. Концертларына йөри, билет таратырга ярдәм итә идек. 12-13 ел бик якын дуслар булып яшәдек, гел бер-беребезгә йөрешә, мунчалар керә идек.

Фәйзетдин абый:

Бер бәйрәмебез дә Эльмирасыз үтмәде. Кайчан эндәшсәк тә, йөгереп килеп җитә иде. Беркайчан «юк» дип әйтмәде.

Вафатын бик авыр кичердек. Әле үләр алдыннан гына: «Фәйзетдин абый, зурлап, 70 яшьлегеңне үткәрәбез», – дип торган иде… Үзе китеп барды… Бик ярдәмчел иде, хәзерге заманда аның кебек кешене табуы бик кыен.

Фәүзия апа:

Әле хәзер дә җырларын еламыйча тыңлап булмый. Тыныч йокласын инде, җаным... Догаларыбыздан калдырмаска тырышабыз. Мәчетләргә кергәндә дә, ашлар уздырганда да, гел Эльмираны искә алабыз.

Җырчы Эльмира Сөләйманова җырлары

Гаиләсе белән хәзер дә аралашасызмы, Фәйзетдин абый?

Әйе, кичә генә Дима белән сөйләштем. Авырыйм әле, диде. Яңа елга кадәр очрашып күрешергә сүз куештык.

Мин Эльмира үләр алдыннан хастаханәдә яттым. Көн саен яныма килеп йөрде…

Фәүзия апа:

Ризыкларын пешереп, пакеты белән төяп алып килеп, «Апа, эштән соң йөрмә, үзем барам хастаханәгә», – дип йөрде. Шулхәтле булышучан иде инде. Аны уйламаган көнебез юк.

Фәүзия апа белән Фәйзетдин абый Эльмираның балалары бик кызганыч булуын әйтте.

Фәйзетдин абый:

Балалары да безне бик яратып, кочаклап каршы алырлар иде… Бәләкәе мине аеруча ярата, гел минем алдан төшми иде. Берәр җиргә барганда да гел бергәләп уйный идек.

Фәүзия апа:

Әле кафеда Эльмираларның 20 еллыкларын уздырганда да Фәйзетдин Артем белән уйнап йөрде, гел бергә булдылар, – дип сөйләде алар миңа.

Дәниф Шәрәфетдинов: «Имин генә ятасыңмы, Сандугачкай?»

Ул арада зират янына тормыш иптәше Зарина апа белән Дәниф абый Шәрәфетдинов килеп туктады. Алар да Асылгәрәевларны беләләр икән. Җылы итеп күрештеләр.

Дәниф абый Эльмира белән, чардуганын сыйпый-сыйпый: «Имин генә ятасыңмы, Сандугачкай?» – дип исәнләште…Әйтерсең Эльмира вафат булмаган, менә янәшәсендә басып тора. Дәниф абый үзе дә Эльмираның җир астында ятуына әле дә ышана алмавын әйтте...

Чыганак: intertat.tatar

«Соңгы шалтыратуын ишетмәдем, бик үкенечле»
«Соңгы шалтыратуын ишетмәдем, бик үкенечле»
Читайте нас