Йолдызлар тормышыннан
19 декабрь 2023, 17:25

Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйлә: 4 кызым булачак

Әни белән кызы арасында кызыклы әңгәмә булган. 

baltaci.rubaltaci.ru
Фото:baltaci.ru

Ландыш Нигъмәтҗанова кызы Ләйлә белән төшерелгән яңа видеоны күрсәтте. Анда Ләйлә әнисенең чәчен үрә һәм алар арасында җитди сөйләшү бара.

-Кызларым булса, көн саен иртән торып чәчләрен үрер идем.

-Син бит, бер генә кызым булачак, дидең. «Каюмны карап арыдым, Гөлҗиһан исемле бер генә кызым булачак», – дидең.

-Хәзер кире уйладым, Аллаһ боерса, 4 кызым булачак. Гөлшәһрә, Гөлҗиһан, Гөлҗамал һәм дүртенчесен оныттым.

-Каян уйлап таптың бу исемнәрне?

-Спектакльләргә күбрәк йөрергә кирәк.

«Үтерә бу. Яратам Ләйләне», – дип язган Илсөя Бәдретдинова. Шулай ук калганнар да Ләйләгә мөкиббән булулары турында комментарий калдырган.

«Хәзер үк исемнәрне истә калдыра алмагач, картайгач авыр була бит «гөл»ләрне истә калдыру», – дип тә комментарий калдырган берәү.

«Гайниҗамал икән, аннары исенә төшерде. Күрәчәкләр алда икән», – дип язган Ландыш.

Бу хактагы видеоны сылтама аша карый аласыз. 

Читайте нас