Йолдызлар тормышыннан
19 декабрь 2023, 06:29

Илдар Абдразаков: "Яңа ел табынына әни бәлеш пешерә иде"

Якташыбыз опера йолдызларының “The Opera Cooks” дигән рецептлар китабына татар һәм башкорт халкының милли ризыгы — ит бәлеше рецепты белән бүлешкән.

Илдар Абдразаков: "Яңа ел табынына әни бәлеш пешерә иде"Илдар Абдразаков: "Яңа ел табынына әни бәлеш пешерә иде"
Илдар Абдразаков: "Яңа ел табынына әни бәлеш пешерә иде"

Күренекле якташыбыз, опера җырчысы Илдар Абдразаков йолдызларның “The Opera Cooks” дигән рецептлар китабына татар һәм башкорт халкының милли ризыгы — ит бәлеше рецепты белән бүлешкән.

“Яңа ел бәйрәмнәре җитеп килә, табынга нәрсә әзерләргә икән дип уйлый башлыйбыз. Бәләкәй чактан ук хәтердә – безгә әни Яңа елга зур бәлеш пешерә иде. Аның бүлмәгә таралган исен, тәмлелеген белсәгез...“The Opera Cooks” китабын тулыландыру өчен мин нәкъ шушы рецептны тәкъдим итәм. Анда дөньяның опера йолдызларыннан тәмле рецептар бик күп. Әйткәндәй, бу китап — дусларга һәм якыннарга шәп бүләк”, — дигән җырчы.

Бу рецептлар китабында җырчыларның фотолары, автографлары һәм биографияләре урын алган, ризык пешерү барышы күрсәтелгән. Шулай ук монда кызыклы фотосурәтләр дә күп, җиңел генә әзерләнә торган ашлар һәм салатлар, шулай ук төрләндерелгән аш-су рецептларын да табарга мөмкин.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас