Йолдызлар тормышыннан
19 декабрь 2023, 05:45

“Елан син!”

Җырчы Илсур Шәрипҗанов: "Ә мин җиңелергә яратмыйм. Ул әнисенә кайтып зарланган".

“Елан син!”“Елан син!”
“Елан син!”

Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар сәхнәдә инде күптәннән. Әмма тамашачы аларны бары соңгы берничә елда гына якыннан белә башлады дисәк, ялгыш булмас. Икесе дә тырыш, максатчан, энергияләре ташып тора, аларны тыңлавы һәм каравы рәхәт.  Бу парның танышып кавышу мизгелләре бик кызык булган икән.

-  Дөресен генә әйткәндә, Гөлназга күптән гашыйк идем. “Җырлыйк әле” тапшыруында күреп алдым да: “Бу кыз минем хатыным булсын иде”, - дип уйлап куйдым. Беренче тапкыр Габделфәт абый Сафин белән Мәскәүгә гастрольгә барганда очраштык. Тавышым бетте, шуңа күрә концертны минем урынга Гөлназ алып барды.

Концерттан соң, кайтканда уеннар уйнадык.  Уенда мин, Рәфинә Ганиуллина һәм Гөлназ гына калдык. Гөлназ мафия иде. Хатын-кызлар бер-берсен яклаша бит инде. Кыскасы, җиңелдем. Ә мин җиңелергә яратмыйм. Шул вакытта Гөлназга: “Елан син!”, - дип талаштык. Ул әнисенә кайтып зарланган.

Икенче елны Гүзәл Уразова төркеменә хатын-кыз алып баручы кирәк булды. Дус егет Гөлназны тәкъдим итте. “Кем булса да ярый, тик Гөлназ түгел”, - дигән идем. Алып баручы таба алмагач, Гөлназга үзем шалтыраттым. Гүзәл Уразова төркемендә эшләгәндә дә эт белән мәче кебек булдык. “Бу холкың белән кияүгә чыга алмаячаксың”, - дигән идем. Әйбәт кенә яшәп ятабыз, шөкер” – ди Илсур Шәрипҗанов.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас